Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тутырылган сазан

Тутырылган балык Яңа ел табынын бизәп торачак

Аның өчен түбәндәгеләр кирәк: сазан яки карп балыгы (1,5-2,0 кг), карабодай ярмасы (160 гр), башлы суган (2 данә), коры базилик (1 бал кашыгы), лимон (1 данә), тәменчә хуш исле борыч һәм тоз.

Балыкны чистартабыз. Үсемлек маена ак, хуш исле борыч, киптерелгән базилик һәм чама белән тоз кушып, маринад ясыйбыз. Пычак белән балык сыртында кисем ясап, маринад   ышкыйбыз. Маринад сеңсен өчен, 30 минут шул килеш калдырып торабыз.  Ә ул арада  карабодайны юабыз һәм суга салып, ут өстенә куябыз. 10-15 минут пешсә, шул җитә.  Суганны вак итеп турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Аны әзер карабодайга кушып болгатабыз да, бераз суынгач, балык эченә тутырабыз. Лимон телемнәре дә салабыз. Тутырылган балыкны “рукав” эченә тыгып, 180 градус кызулыктагы газ миченә (духовка)  40-50 минутка куябыз. Соңыннан “рукав”ның өске өлешен кискәч, тагын  5 минутка шул мичтә калдырабыз. Балыкны алгач, өстенә лимон согы сибәбез. Матур итеп бизәп, табынга чыгарабыз.

Фото: koolinar.ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев