Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тозлы алма кешене яшәртә

Аны әзерли беләсезме?

Тозланган алмалар (моченые яблоки) бик файдалы. Бу ризыкны ашар алдыннан яисә ашагач та кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, болай иткәндә организм барлык файдалы матдәләрне үзләштерә, тән тиресе яшәрә. Ә аларны әзерләү бик җиңел!

Өч литрлы банка, бер килограмм алма, өч кашык шикәр комы, бер калак тоз, өч канәфер, ике лавр яфрагы, чиста су кирәк булачак.

Стерильләштерелгән банка төбенә канәферне һәм лавр яфрагын салабыз һәм чиста итеп юылган алмаларны тыгыз итеп тутырабыз.

Кайнатып суытылган суга (якынча бер литр) тоз, шикәр салабыз һәм эрегәнче болгатабыз, соңыннан алмалар өстенә коябыз. Дүрт тәүлек бүлмә температурасында торганнан соң алар әзер булырга тиеш. Бу вакыттан соң банкага капкач каплап, суыткычка алып куярга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев