Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәннең хәтере яхшы

Быелгы җәй кояшлы көннәре белән сөендерергә ашыкмый. Шулай да, 2019 елның җәе әле күп җылы, кояшлы, матур көннәрен бүләк итәчәк. Шунлыктан, эссе көннәрдә кояш нурларыннан тәнне саклау буенча бездән сезгә берничә киңәш.

Озаклап кызынырга яратучылар һәм кояшка эре, зур миңнәрен каратып яратучылар - онкологларның потенциаль пациентлары. Кояшта иң нык яшерелергә тиеш урыннар - миңнәр һәм сөт бизләре (күкрәкләр). Кояш белән артык мавыгу тире рагы китереп чыгара. Бу авыру - кояшның бердәнбер куркыныч ягы түгел. Ультрафиолет нурлар күзләргә зыян китерә, ә бу исә, вакыты җиткәч, катарактага әйләнә. Кайбер тире авырулары да, мәсәлән, тимрәү (лишай) һәм псориаз кискенләшә.
Тән тиресе һәрбер кояшта януны "хәтерендә калдыра" һәм көннәрдән беркөнне бу турыда исенә төшерергә мөмкин. Бу ун елдан соң да, 20-30 елдан соң да булырга мөмкин.
Тән янмасын өчен:
- өйдән чыкканда кояштан саклаучы крем сөртегез (үсемлек мае сөртерегә ярамый);
- 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында кояш астында ятмагыз;
- купальниксыз кызынмагыз;
- тән кызаруга яки тәндә аз гына чеметтерү тоюга күләгәгә качыгыз.

Фото: Planetayoga.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев