Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тавыгыгыз күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?

Тавыклар кышын да күкәй салсын өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

Ни өчен кышын тавыклар күкәй салудан туктый? Моның берничә сәбәбе бар.

Беренче һәм төп сәбәп – ул яктылык режимы бозылу. Җәй айларында көн озынлыгы 14 сәгать чамасы. Күп күкәй салу өчен тавыкларга тәүлегенә нәкъ менә 14 сәгать чамасы яктылык кирәк икән. Кышын да җәй көнендәге кебек күкәй ашыйсыгыз килсә, кетәклекләрдә көздән үк бик якты яктырта торган лампалар урнаштырыгыз. Алар идәннән якынча 2 метр биеклектә булсын. 5-6 квадрат метрлы кетәклеккә 60 Вт лампа җитә. Чөнки артык яктылык та тавыкларга файдага булмаячак.

Җәен тавыклар иректә йөри һәм ризыклары да төрле була. Ә кышын аларга еш кына катнашазык ашаталар. Бу тавыкларның симерүенә китерә. Шуңа да күкәй сала торган тавыкларның ризыгын төрләндерергә киңәш ителә. Ашау вакытын чикләү дә нәтиҗә бирәчәк.

Моның өчен кетәклектә ризыкны 30-40 минутка калдырырга, ә аннан соң алып чыгарга була. Шулай эшләгәндә тавыклар тазармаячак.
Тавыкларга су бирергә онытмагыз. Су эчмәгән тавык бөтенләй дә күкәй салудан туктаячак. Кыш көне суның температурасы 10-15ºС булырга тиеш.

Кетәклектә артык салкын яисә эссе булмасын. Елның салкын вакытында тавыклар яши торган урында һава 12 градус чамасы, ә дымлылык 50-60 процент булырга тиеш. Кетәклекне җилләтергә дә онытмагыз.

Сүз уңаеннан, тавыклар уртача 12-14 ел яши. Күкәйне алар актив рәвештә беренче елларда сала башлый һәм ике-өч ел шул “режимны” саклый. Аннан күкәй салу сәләте 10-15 процентка кими. Ә 5-7 яшендә тавыклар бөтенләй дә күкәй салудан туктый. Шуңа да карт тавыкларны асрауның мәгънәсе юк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев