Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тәмле шашлык пешерү өчен 8 киңәш

Әлеге киңәшләрне саклап куегыз.

Шашлыкка дигән итне нинди зурлыкта турау ел фасылына бәйле. Билгеле, эрерәк туралганнары сусылрак булып пешә. Әмма көзен һәм кышын әзерләгәндә, кечерәк ит кисәкләре яхшырак. Алары тизрәк пешәчәк.

Тәҗрибәле шашлык пешерүчеләр маринадлаганда тоз салмый, аны азактан гына сибә. Тозлы маринадта озак яткан ит катылана.

Иткә суган тәме сеңсен өчен, аны вак итеп турап яки иттарткычтан чыгарып кушалар. Шампурда чиратлаштырыр өчен, боҗралап та турыйлар.
Ит белән кара һәм кызыл борыч, паприка, кориандр, лавр яфрагы, зира, әнис, рәйхан (базилик), шалфей яхшы яраша.

Итне пыяла яки эмаль савытта маринадларга кирәк.

Маринадка яшел тәмләткечләр кушсагыз, кыздырыр алдыннан алырга кирәк. Алар яна башлый.

Шампурга үсемлек мае белән майлап тезсәгез, маринадланган ит кисәкләре сусылрак булып пешә, кырыйлары янмый.

Учакның утын киметү өчен, гадәттә, су бөркиләр. Күмер өстенә тигез итеп тоз сибәргә генә кирәк. Ул кабат ялкынланмый, сүнми дә, кирәкле температураны гына тота.

1001 киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев