Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Тамара Муханова: «Бу ризыкта минем әбиле балачагым тәме бар кебек»

Казан шәһәреннән Тамара Муханова «чикелдерек» рецепты белән уртаклаша.

Хәзерге заманда, ашарга пешерү бер авырлык та тудырмый, кибет тулы продукт, интернет тулы рецепт - җаның ни тели, шуны тот та пешер генә! Тик бүген бу алым, урысчалап әйтсәк, "не прокатит". Ярый соң, керәшеннәрнең үз милли ризыклары да бетмәгән, тотармын да күзикмәк, я булмаса, пирәмәч пешерермен, дип уйлап куйдым. Уйлап кына бетердем, әй, мин әйтәм, күзикмәк, тәбикмәк, пирмәнкә турында язучылар күп булыр инде бүген дигән фикер борчый башлады. Шуңа күрә мин бүген сезне "чикелдерек" белән сыйларга булдым.

Дөресен әйткәндә, минем үземнең бер мәртәбә дә чикелдерек пешереп караганым юк иде. Соңгы тапкыр 7 ел элек йөкле вакытта нәнәем пешергән чикелдерек ашыйсым килгәч, аңа пешерткән идем. Тик әбием әйтмешли, "бер эшне дә мөгез киеп эшләмиләр" дип тотынып карарга булдым. Нәрсәсе бар инде, төче камыр басканым юкмы әллә?

Алай да, интернетка күз салып чыгарга булдым. Тик чикелдерек сүзен гугл да, яндекс та "знать не знает" булып чыкты. Әллә бүтән як керәшеннәрендә юкмы мондый камыр ризыгы, әллә безнең әбинең "фирменный" рецепты булдымы икән бу чикелдерек?!

Рецептка килгәндә, гади төче камыр бастым да (ничек басканны язып тормыйм, монда миннән күпкә өлкәнрәк, күпкә уңганрак түтиләр, җиңгиләр бар, һәркем үзенчә эшли), ярты сәгать ял иттердем. Аннан соң 1см калынлыгында җәйдем, башта бик киң булмаган тасмаларга бүлдем, аннан соң ул тасмаларны өчпочмак, ромб формаларына кисеп чыктым. Майлаган табага тезеп, 180°лы духовкада ярты сәгать чамасы пешердем.

Шулай итеп, бүген мин уңган хатын, ирем, балалар йокыдан торганда чәй эчәргә тәмле чикелдерекләрем әзер иде инде.

Ишкәнсең ишәк чумарын, хәзер без тәмле тамакларга әйләнеп беттек инде, эчлексез-нисез коры төче камыр пешергәнсең, диючеләр дә булыр. Әйе, килешәм, чикелдерек ит бәлеше, яки гөбәдия түгел, шуңа бу ризык онытыла да язган. Тик беләсезме, анда минем әбиле балачагым тәме бар кебек тоелды миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев