Светлана Максимовадан төрек симиты (бублик) рецепты
Мамадыш шәһәреннән Светлана Максимова яза
Аны әзерләү өчен түбәндәге продуктлар кирәк: бодай оны (500 грамм), эре бөртекле он (50 грамм), чүпрә (7 грамм), тоз (1 чәй калагы), җылы су (250 грамм), кунжут (100 грамм), бал (100 грамм). Төрекләр бал урынына виноград пекмезы (виноград согы сиробы) салалар.
Тирән савытта онга чүпрә һәм тозны кушып болгатабыз. Шуңа җылы су салып, 57 минут дәвамында (кирәк булса азазлап тагын су өстиөсти) камыр басабыз. Камыр катырак булырга тиеш. Камырлы савытны пленка белән каплап, 1,5 сәгать җылы урында тотабыз.
Ул арада кунжутны майлы табада кыздырып алабыз һәм, юешрәк булсын өчен, бик аз гына су салып болгатабыз.
Камырны 100әр граммлы 8 кисәккә бүләбез. Түгәрәкләп әвәлибез һәм өстенә сөлге ябып куябыз. Бераздан һәр кисәкне онлы кунада тәгәрәтеп, юка колбаса рәвешенә китерәбез дә түгәрәк бублик формасында тоташтырабыз. Ул арада 1 литр суга 100 грамм бал (виноград пикмезы) салып кайнатып чыгарабыз. Кайнап торган суга шул әзер симиткамырларны тиз генә салып 15 секунд тотабыз да, тишекле чүмеч белән сөзеп алабыз һәм куна тактасындагы кунжут өстенә салабыз. Кунжутта яхшылап әвәләгәннән соң, 57 минутка шунда калдырып торабыз да симитларны матур формага китереп, духовка табасына тезәбез. 230 градус кызулыкта 1520 минут, саргылт кызыл төскә кергәнче пешереп алабыз.
Фото: https://tr.pinterest.com/pin/14777505002728964/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев