Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Суыткыч ни сәбәпле тавышлы итеп эшли башлый?

Суыткыч тавышланып эшли башласа, аның сәбәбен эзләп табарга кирәк

Суыткычны стенага, башка предметларга бик якын урнаштырсаң, ул тавышланып эшли башлый. Радиатордан чыккан җылылык таралу өчен урын булмый һәм суыткычның компрессорына йөкләмә арта. 

Суыткычны стенадан 20 см чамасы алгарак тартыгыз. Шул очракта суыну процессы тизрәк бара һәм компрессор тавышы кими.  Суыткыч дөрес урнаштырылмаса да, гүләү тавышы чыга. Аны дөрес һәм тигез итеп урнаштырыгыз.

Суыткычның прокладкаларын һәм күчергәндә урнаштырыла торган болтларын тикшерегез. Прокладкасы брак булса, техника тавышлы эшли. Күчергәндә кулланыла торган болтларны алырга онытсалар да, суыткыч тавышлана. 

Вентиляторының мае бетеп кипсә дә, суыткыч тавышлы итеп эшли башлый. Туңдыргычын эретми торган («NoFrost») суыткычларда гадәттә шушы проблема була, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев