Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Суган утырту серләре

Суганны утыртыр алдыннан аны киптереп, атна буе 20-25 градуста тотарга кирәк. Шуннан соң өч сәгать тозлы суда тоту мөһим – бер литр суга 1 аш кашыгы тоз кирәк.

Аннары юып 2 сәгатькә марганцовкалы суга салсаң яхшы. Микробларны һәм авыруларны үтерү өчен ике сәгать җитә. Тагын юарга, азрак кына киптереп, юеш буразнага утыртырга кирәк. Буразнага ком сибеп чыгарга да онытмагыз. Суган эре була, бервакытта да ук җибәрми. 

Суган чебенләмәсен өчен 
Суганның беренче кыягы чыгу белән аңа бер чиләк суга 2 аш калагы нашатырь спирты кушылган катнашма сибәбез. Аннан соң чиста су белән юабыз. 10-14 көннән соң бер литр суга 1 аш калагы тоз салган катнашма сибәбез. 10 көннән соң куе марганцовкалы су сибәбез. 

 Суганга ашлама 
Чүпрәле катнашма. 100 грамм чүпрәне бер литр чиләк суга салырга, 1 сәгать төнәтергә. Шуны суганга сибәбез, аннан соң чиста су белән юдырабыз. 

 

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев