Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Спас бәйрәмнәре җитә

14 августта – Бал, 19 августта – Алма, 29 августта Чикләвек Спасы билгеләп үтелә. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю белән бәйләнгән.

Беренче Спас (14 август). Халык аны икенче төрле баллы яки юеш Спас дип тә атый. Беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышларда чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче җиләккә карап туфрактагы дым запасын чамалаган. Бу чорда авыл халкы урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора. Бал кортлары кәрәзләренә бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала.

Урта Спас. Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Башкача аны алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый.Элек икенче Спаска кадәр алма ашау зур гөнаһ кылу булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган.

Соңгы Спас. Соңгы Спас элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да диләр. Чөнки чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була. Бу чыннан да шулай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев