Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Шоколадлы пасха рецепты

Олы көнгә әзерләнә торган эремчекле пасха рецепты.

Шоколадлы пасха

Кирәк булачак: 
500 грамм эремчек, 100 грамм ак май, 2 күкәй, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм «тёмный»шоколад, 1 стакан куе сөт, 0,5 стакан төелгән чикләвек кирәк булачак.

Эремчекне иләк аша чыгаргач, май кушып болгатабыз. Эремчекле кәстрүлне ут өстенә куеп, туктаусыз болгата-болгата, куерганчы (5-10 минут) тотабыз. 1 күкәйне сытып, аңа тагын 1 күкәйнең сарысын (агы кирәк түгел) кушабыз һәм шикәр комы өстәп, ак төскә кергәнче болгаткач, куе сөт өстибез. Шоколад ваклап салынган савытны ут өстендәге сулы кәстрүлгә утыртып, шоколады эрегәнче тотабыз.

Бераз суына төшкән эремчеккә күкәйле катнашма һәм эретелгән шоколад өстибез, болгаткач юеш марля җәелгән пасочницага (пасха пешерү өчен махсус форма) салып, өстенә тәлинкә каплыйбыз һәм авыр йөк бастырып, суыткычта 12-20 сәгать тотабыз.

Әзер пасханы әйләндереп, тәлинкәгә салабыз, өстен чикләвек һәм шоколад вагы белән бизибез.
 

Куертылган сөтле пасха

Пасха әзерләү өчен кирәк: 1 банка кайнатып куертылган сөт (вареная сгущенка), 300 грамм эремчек, 100 грамм каймак, 100 грамм ак май, 0,5 стакан вакланган чикләвек яки киптерелгән шикәрле җимеш (цукат).

Иләк аша чыгарылган эремчеккә куертылган сөт, каймак һәм йомшаган ак май кушып, блендер ярдәмендә тоташ катнашма хәленә килгәнче болгатабыз. Чикләвек яки киптерелгән шикәрле җимешне өстәп, тагын бер кат болгаткач, махсус формага салып, өстенә авыр йөк бастырып, 24 сәгать тотабыз.

Фото видеодан скрншот 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев