Үлән чәе бүген популяр. Бу сәламәт яшәү рәвешенең бер продукты. Мондый эчемлек тәмле һәм хуш исле генә түгел, шифалы да.
Тәмле чәй өчен июнь аенда җыела торган үләннәр: Иван чәе, карлыган яфрагы, җир җиләге, беренче чәчәкләр, көтүче сумкасы, кандала үләне (донник), күкчәчәк (василек), кыр тукранбашы (клевер), юкә чәчәге, чамбыр (чабрец) һ.б.
Иван чәе – аны чәчәк аткан вакытында яфрагы белән җыялар. Аңардан тынычландыра, баш авыртуын баса, ашказаны җәрәхәтен, гастритны дәвалый, ашкайнатуны яхшырта торган чәй әзерлиләр.
Күкчәчәк – ялкынсынуга каршы, сидек һәм үт суы кудыргыч сыйфатына ия. Ул эчемлеккә матур төс, хуш ис бирә.
Карлыган – ул С витамины күплеге буенча рекордсмен һәм бу аның җимешенә генә түгел, ботаклары белән яфрагына да кагыла. Минералларга, эфир майларына бай, аллергия, буыннар авыртуыннан, авитаминоздан да файдалы.
Каен җиләге – организмнан токсиннарны чыгара, бөерләргә, бавыр, ашказаны-эчәклек трактына уңай тәэсир итә, кан составын яхшыртырга булыша, бигрәк тә анемия булганда. Тонус күрәрү, организмны гомуми ныгыту өчен һәм витамин буларак кулланыла.
Тукранбаш – хуш искә һәм бик күп файдалы сыйфатларга бай. Өске һәм түбән сулыш юллары авыруы вакытында какрык чыгуны яхшырта, астма һәм йөткерү, хатын-кыз авыруларыннан шифасы бар. Микробларга каршы тору һәм тирләтү үзлегенә ия. Кызыл тукранбашны калкансыман биз авырулары булганда да кулланырга киңәш итәләр.
Юкә чәчәге – бик хуш исле. Чәе һәм төнәтмәсе ялкынсынуга каршы тору, тән температурасын төшерү, сидек куу, тирләтү сыйфатларына ия. Аны ОРВИ вакытында йөкле хатыннар куллана ала.
Барлык үләннәрне һәм җиләк-җимешләрне бергә катнаштырырга ярамый!
Өйдә әзерләнә һәм сәламәтлеккә зарар китерми торган чәй катнашмаларының берничәсен тәкъдим итәбез:
Кипкән алма, карлыган яфрагы, каен җиләге яфрагы, юкә чәчәге – витаминлы чәй;
Кура һәм кара бөрлегән (ежевика) яфрагы, сары мәтрүшкә – тонусны күтәрә;
Сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, мелисса – тынычландыра, ялкынсынуга каршы;
Гөлҗимеш, карлыган яфрагы, нарат һәм кура җиләге – энергия бирә;
Яшел чәй, сары мәтрүшкә, юкә чәчәге, мәтрүшкә, бөтнек, чамбыр – гомумныгыту;
Тукранбаш, сары мәтрүшкә, кура җиләге – гомумныгыту.
Үлән чәйләренең күпчелеген яшел чәй кулланып ясарга була. Ул эчемлек өчен нигез булып тора, антиоксидант һәм тонусны күтәрү үзлегенә ия. Барлык үләннәр дә диярлек киптерелгән җиләк-җимешләр белән килешә һәм чәй төнәткәндә кушарга ярый. Иң нейтраль кипкән җимеш – алма, ул бөтен кешегә ярый. Өйдә әзерләнгән чәй катнашмалары рецептына еш кына әфлисун кабыгы, йөзем, шикәрләнгән айва, гөлҗимеш, дүләнә җимеше (боярышник), карлыган керә. Шуны да истән чыгармагыз, кайнап чыккан су 95°Ска кадәр суынгач кына үлән чәе ясыйлар.
Фото:https://unsplash.com/
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев