Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Шифалы эчемлек бик күп авыруларны аякка бастыра

Сарымсак, бал һәм алма серкәсеннән ясалган шифалы эчемлек яшәүгә өмете калмаган авыруларны да аякка бастыра.

“Аны әзерләү өчен нибары өч әйбер – 1 чынаяк алма серкәсе, 1 чынаяк бал, 10 тырнак сарымсак кирәк. Аларның катнашмасы күп кенә авырулар белән көрәштә көчле корал булып тора. Гипертония, түлсезлек, җенси көчсезлек һәм хәтта рак авырулары бу тылсымлы дәвалау чарасына каршы тора алмый. Эчемлекнең тәэсире иммунитетны арттыру һәм организмдагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметү белән бәйле.

Сарымсак, бал һәм алма серкәсеннән ясалган шифалы эчемлекне ике атна дәвамында даими кулланганнан соң авыруның иң авыр формасы белән чирләүчеләрнең дә хәле яхшыра – бу, иң беренче чиратта, әлеге катнашманың ингредиентлары тәэсиренә бәйле.

Эчемлекне һәркемгә кулланырга ярый, моңа медицина каршылыклары юк. Хәтта бөтенләй сау-сәламәт кешеләр өчен дә бал, сарымсак һәм алма серкәсеннән ясалган эликсир – чын табыш ул. Аны һәр көн саен куллансаң, син үзеңне сезонлы инфекцияләрдән саклап каласың һәм организмның саклану көчен – иммунитетны ныгытасың.

Сарымсак бүлемнәрен (тырнакларын) тышыннан һәм эчтәге элпәдән арчыгыз. Аннары аларны бал һәм алма серкәсе белән бутап, тыгыз ябыла торган банкага салып куегыз. Шифалы эчемлекне суыткычта сакларга кирәк.

Куллану ысулы: ач килеш 2 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Артыннан су, я булмаса чәй кабып куярга була, ләкин бу эчемлекне авыз иткәннән соң 15 минут дәвамында бернәрсә дә ашарга ярамый.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев