Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Савыт-саба юа торган махсус сыеклыкларны сайлаганда ялгышмагыз

Савыт-саба юа торган махсус сыеклыктагы матдәләр сәламәтлек өчен зыянлы

Бигрәк тә аларны су белән яхшылап чайкатмаганда, ни өчен дигәндә, тәлинкәдә калган химикатларның ризык аша ашказанына керүе ихтимал.
Әлеге химикатларны даими "ашап" тору агулануга яки матдәләр алмашуын үзгәрүгә китерә, эчке органнар, әйтик, ашказаны эшчәнлегендә проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, гигиена таләпләрен үтәмәгәндә, бер кеше елына бер стакан савыт-саба юу чарасын «ашый».
Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нинди чаралар сайларга соң? Аларны сатып алганда, этикеткасын игътибар белән укыгыз. Компонентлары арасында ясалма ис бирүче матдәләр, күбек хасил итә торган этилендиаминтетрауксус кислотасы булырга тиеш түгел. Белгечләр юу чарасына су кушарга, губканы яхшылап юарга, савыт-сабаны су астында 20 секундтан да ким тотмаска куша. Яки алар урынына кер сабыны яки сода кулланыгыз.
Кер сабынының файдасын беләсезме? 
Кер сабыны төрле авыру һәм ялкынсынулардан коткара- Грипп һәм томаудан котылу өчен, борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.
- Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.
- Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.
- Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны алу өчен, шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.
- Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен, кер сабыны сөртеп куялар.
- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.
- Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, караянмас.
- Чәчләрегез көчле булсын өчен, айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев