Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Һәрвакыт тоз өстәп ашау гомерне кыскарта

Һәрвакыт әзер рзыкка тоз өстәп ашаучыларның вакытыннан алда үлем куркынычы 28 процентка югарырак, ди галимнәр.

Әзер азыкка тоз өстәү ир-атларның гомер озынлыгын - ике ел да өч айга, хатын-кызларныкын ел ярымга кыскарта, дип раслый Америка галимнәре. Бу хакта "Гардиан" гәзите Тулейн иҗтимагый сәламәтлек саклау һәм Яңа Орлеанда (АКШ) тропик медицина университеты тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Тикшеренүдә 501 мең кеше катнашкан, алар тугыз ел дәвамында галимнәр күзәтүендә булган. Белгечләр "вакытыннан алда үлем куркынычы"ның, ризыкны беркайчан да тоз өстәмәгән яки моны сирәк эшләгән кешеләр белән чагыштырганда, һәрвакыт тоз сибәргә яратучыларда 28 пролцентка югарырак булуын ачыклаган.

Тозның гомум куллану күләмен үлчәү шактый кыен, чөнки натрий хлориды сатыла торган азык-төлекнең күпчелеге составына керә. "Хәтта аны куллануның аз гына кимүе дә, мөгаен, сәламәтлек өчен шактый файда китерәчәк", - диде тикшеренү җитәкчесе профессор Лу Ци.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев