Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Үргән бәрәңгенең төнәтмәсе бик файдалы

Бәрәңге үрентеләреннән табигый биоөстәмә ясарга була.

Яз җитте. Идән асларында, базларда бәрәңге үрә башлады. Ул үрентеләрне бәрәңгедән чистартып алып, чүплеккә атарга ашыкмагыз. Бәрәңге үрентеләреннән табигый биоөстәмә ясарга була. Ул үсемлекләрнең актив үсешен һәм тамыр ясалышын стимуллаштыра. 
“Саулык. Татар халык медицинасы” төнәтмәне болай ясарга куша. Бәрәңгедән 150 грамм чамасы үрентене кисеп алыгыз, аны җиңелчә генә марганцовка эремәсендә 6 сәгать җебетегез. Аннары юып, ваклагыз һәм 1 литр саф суга салыгыз. 7 сәгать төнәтегез, аннары сөзегез һәм кулланыгыз.
Үсемлек ботакларын тамыр җәйдерү өчен бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була. Моның өчен ботакны 200 миллилитр төнәтмәгә 6 сәгатькә салып куегыз.
Шулай ук, үсемлек орлыкларын туфракка утыртыр алдыннан бәрәңге үрентесе төнәтмәсенә салып торырга була.
Үсемлекләр яхшылап үссен өчен, аларга бәрәңге үрентесе төнәтмәсен сибәргә дә була.

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев