Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Рецепт: балыкны үзебез тозлыйбыз

Өйдә тозланган балык тәмлерәк һәм файдалырак була.

Үзең әзерләгән ризыкның организм өчен файдалы икәне билгеле инде. Кибеттә күпме ятканын, саклау срогы күрсәтелсә дә, кайда һәм нинди шартларда сакланганын белмисең бит.

Камыр ризыгы кебек үк, балыкны да өйдә үзең тозларга була.

Тозлау өчен – семга, форель, ә майсыз балык яратсагыз, горбуша алырга була. Уртача зурлыктагы балык өчен – 5-6 аш калагы эре тоз, 2 аш калагы шикәр комы (песок) алына. Аларны бергә кушып болгатырга кирәк.

Туңы эрегәнен көтеп тормыйча, семганың тиресен салдырып алабыз. Юка телемнәргә бүләбез. Балык кисәкләренә, яхшылап, тозлы катнашам сөртәбез. Махсус контейнерга тыгызлап салып, суыткычка куябыз. 8 сәгатьтән тозлы балык әзер була.

Форель белән горбушаны, кисәкләргә бүлмичә, бөтен килеш тә тозларга була. Чистартып юганнан соң, кәгазь салфетка белән сөртәбез һәм балыкның эчен-тышын тозлы катнашама белән яхшылап ышкыйбыз. Суыткычта 8 сәгать тотабыз.

Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев