Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Үрчетү өчен җиләк-җимеш куаклары, агачлары, виноград чыбыкларын көздән әзерләргә кирәк

ЧЫБЫКЧАНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

Үрчетү өчен җиләк-җимеш куаклары, агачлары, виноград чыбыкларын көздән әзерләргә кирәк.
Әгәр салкынча, вентиляция тиешенчә эшли торган подвалыгыз бар икән, бик яхшы. Чыбыкчаларны бер көн бүлмә температурасындагы суда тотарга һәм дымлы комга утыртып, өстенә пакет капларга була. Февраль азагында бөреләр уяна башлый, подвалдан алып чыгып, суда тамыр җибәртеп, аерым савытларга күчереп утыртырга мөмкин.
Тагын бер ысул. 2 яки 5 литрлы ике су шешәсенең төбен кисеп ташларга. Безгә шешәләрнең капкачлы ягы гына кирәк, аларны ачып җилләтергә була. Чыбыкчаларны берсенә тутырып, икенче шешә белән капларга, скотч белән ябыштырырга. Шешәне суыткычка куярга мөмкин, ул +2...+6 градуста сакланырга тиеш. Кышын берничә тапкыр капкачларын ачып, җилләтергә кирәк булачак.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев