Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидорның сарысы файдалырак

Сары помидор кызылына караганда да файдалырак. Алар ачы түгел, шуңа күрә аны ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә рәхәтләнеп ашый ала. Сары помидорда А витамины, кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп. Ул яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы зур. Сары помидор составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.

✅Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез яки 1 тәлинкә салатын ашагыз.

✅Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

✅Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

✅Артык авырлык. Атнага 1–2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5–2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидордан ясалган салаттан башлагыз.

✅Азканлылык. Көн саен 2–3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев