Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидор үстерүчеләргә киңәшләр

Помидорны төрле авырулардан саклауның шәп чарасы бар.

Күпләрне помидорларның фитофтороз белән авырып китүе борчый. Аларның яфраклары саргая, ә яңа гына барлыкка килгән помидорлары карая башлый. Мондый хәл булмасын өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк.

Беренчедән, помидорларга суны көн дә сибәргә ярамый. Тәҗрибәле бакчачылар суны көннәр коры, эссе торганда да ике-өч көнгә бер сибә. Дым яхшы саклансын өчен яшелчә төпләренә яңа чабылган үлән, пычкы чүбе салып чыгалар. Шулай эшләгәндә артык чүп чыгып та җәфаламый. Бу помидорларны фитофтороздан саклау өчен дә яхшы ысул. Помидор сабакларының астагы һәм авыру яфракларын өзеп торырга кирәк.

Помидорларда фитофтороз авыруы булмасын өчен тагын бер киңәш:
10 литр суга бер литр ачыган сөт һәм 2 миллиграмм йод салып бутарга һәм шул сыекчаны яшелчә төпләренә сибеп чыгарга кирәк. (Бер чүмеч сыекчаны дүрт помидор төбенә салырга). Бу эшне башкарыр алдыннан помидорларга мул итеп су сибеп чыгыгыз.
Бу ысулны ике атнадан тагын кабатларга киңәш ителә.

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев