Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Помидор яшәртә

Галимнәр помидорда картаюдан саклый торган антиоксидант барлыгы турында әйттеләр.

Помидордагы ликопин табигый антиоксиданты организмны картаюдан саклый ала, нәкъ шул пигмент томатның төсен билгели.

Даими томат ашау организмны антиоксидантларга баета. Помидор яратучылар яшьрәк күренә. Томатны болай да, пешереп тә ашарга мөмкин. Пешкән помидорда ликопин микъдары биш тапкыр арта, әмма кайбер витаминнары таркала. Шуңа томат пастасы, кетчупларның да файдасы зур. Помидордагы ликопин яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый.

Помидорда ликопиннан тыш, ретинол, фитонцидлар, цинк күп. Алар бит тиресен яхшырта, вак җыерчыкларны тигезли. Алсу һәм кызыл помидорда ликопин, кызгылт сарысында — каротин (күз сәламәтлеге өчен файдалы), шәмәхәсендә — антоциан (кан тамырларын ныгыта, холестеринны киметә, иммунитетны ныгыта) күп.

Помидордан битлек тә ясарга була, ул бетчәләрне киметә. Моның өчен томатның эчен агач кашык белән изәргә кирәк.

Ирек Мәйданы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев