Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Полякча «Мазурек» пиругы рецепты

Пасхага куличны кайбер илләрдә пирог алыштыра. Польшаның традицион пасха ризыгы «Мазурек» пирогы дип атала.

Кирәк булачак: 300 грамм он, 200 грамм ак май, 9 күкәй, 450 грамм шикәр комы, 140 грамм шикәр пудрасы, 1 пакет ванильле шикәр, 4 әфлисун, 2 аш калагы крахмал, бер уч миндаль чикләвеге.

3 күкәйне каты итеп суда пешергәннән соң, сарысын аерып алабыз (агы кирәк булмый), шикәр комы кушып, әйбәтләп изәбез.

Әфлисунның сары тышчасын вак кыргыч ярдәмендә кырып алабыз, согын сыгабыз. 

Йомшарган ак майны онга кушып, камыр вагы хасил булганчы уабыз. Ванильле шикәр, күкәй сарылы катнашма кушып болгаткач, ярты сәгатькә суыткычка куеп торабыз. 

Камырны майлы таба читеннән чыгып торырлык итеп җәеп салабыз. Җәемне чәнечке белән тишкәләп, 170-180 градус кызулыктагы газ пичендә 10-15 минут пешерәбез. 

6 күкәйнең сарысын агыннан аерып алабыз, шуңа 300 грамм шикәр комы, әфлисунның сары тышчасын һәм согын, крахмалны бергә кушып, блендер ярдәмендә болгатабыз. 

Күкәй агын блендерда күпереп агарганчы болгаткач, аз-азлап, әфлисунлы катнашмага кушабыз. Табадагы камыр җәеме өстенә тигезләп салып, газ пичендә тагын 20 минут пешерәбез. 

2 әфлисунны юка телемнәргә кисәбез. Берсенең согын сыгабыз. Ковшикка сокны салып, 150 грамм шикәр, 1 стакан су өстәп сироп кайнатабыз. 1 әфлисун телемнәрен шул сиропка батырабыз һәм 10 минутлап кайнаткач, әфлисуннарны алып иләккә салабыз һәм суытабыз.

Әзер пируг өстен шикәрле әфлисун телемнәре һәм миндаль чикләвеге белән бизибез.

Фото видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев