Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Обой сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Обой ябыштырганда саклык чараларын кулланырга онытмагыз. Җилем, мастика, стена тигезләүче чараларга акча кызганмагыз. Сәламәтлек кадерлерәк!

Обой — бүлмәгә ямь өстәүче элемент. Җәен ябыштырган обой икеләтә тизрәк кибә. Бу эшне кыш көне башкарганда, батареяләрнең — кайнар, йорттагы дымлылык дәрәҗәсенең түбән булуы аркасында, обойга сыланган җилем ябыштырганчы ук кибәргә өлгерә.

Кәгазь обой сайлаган булсагыз, бигрәк тә кыен булачак. Мондый шартларда алар тигез ябышмый, эчендә һава калып куба да башлый. Ничек кенә булмасын, кәгазь обой сәламәтлек өчен иң куркынычсыз булып санала.

Балалар бүлмәсенә дә, гадәттә, кәгазь обой ябыштыралар. Мондый төр обойлар тар була. Шунлыктан аларны ябыштыру да мәшәкатьлерәк. Бәясе ягыннан да кыйммәткәрәк чыга.

Сыйфатлы винил обойлар да зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый. Әмма һава үткәрмәве аркасында мондый обой астында гөмбәчекләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә артык дымлы бүлмәгә винил обой ябыштырырга киңәш ителми. Әлеге төр обойның арзанлы аналоглары һавага бензол, стирол кебек зарарлы матдәләр бүлеп чыгара ала.

Йокы бүлмәләренә флизелин обой ябыштырырга киңәш ителә. Алар һаваны яхшы үткәрә. Аны юып булуы белән дә уңайлы. Обой сайлаганда тагын берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Обойны исеме билгеле, танылган җитештерүчедән генә алырга тырышыгыз. Ялган товарга юлыкмас өчен обойны эре төзелеш кибетләреннән генә сатып алыгыз.

1001 киңәш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев