Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нинди макарон симертми, кайсы макаронны бөтенләй ашамау хәерле

Дөрес макарон – ул акрын углеводлар чыганагы, озак эшкәртелә һәм озак вакыт туенганлык хисен сакларга ярдәм итә.

Макарон сатып алганда, төркеменә игътибар итәргә кирәк – А, Б яки В.

А төркемендәге макароннар бодайның каты сортларыннан ясала, бу – иң файдалы вариант. Әлеге сорт аз калорияле, витаминнарга һәм клетчаткага бай, аксым күп булуы белән аерылып тора. Фигура саклаучыларга да мондый макаронны ашарга ярый.

Б төркемендәге макарон иң калориялесе була. Аларны йомшак, крахмаллы, пыяласыман бодайдан ясыйлар. Мондый макарон спортчыларга, ябык кешеләргә файдалы була.

В төркемендәге макаронны ашамау хәерле. Бу – түбән сортлы ризык, аны ипи пешерә торган оннан ясыйлар. Мондый макаронда организм өчен файдалы матдәләр бик аз, менә шуны ашагач, кеше симерә, шикәр авыруы ихтималы арта.

Яшел үзән

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев