Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

Быел Мамадыш районы Җөри авылында "Керәшен чибәре" конкурсы ундүртенче тапкыр үткәрелде. Шушы вакыт эчендә анда Татарстан, Башкортстан, Чиләбе якларыннан 200дән артык керәшен кызы үз көчен сынап карады. Алдагы елларда беренче урынга лаек булган чибәрләребез бүгенге көндә ничек яшәп ята? Конкурс тормышларында нинди роль уйнаган? Болар хакында кызларның үзләре белән сөйләштек.

2003 нче елда "Керәшен чибәре" исеменә Мамадыш районы Җөри авылы кызы Альбина (Лукина) Васильева лаек булган.

- Ул елны мин 10 нчы классны тәмамлаган идем. Бик теләп катнашырга булдым. Керәшен җырларын, биюләрен өйрәндем. Беренче урын яулавыма чиксез шатландым. Конкурстан соң яңа дуслар, танышлар барлыкка килде. 2005 нче елда Виталий Агаповның "Моңлы Чаллы" коллективында эшләп алдым. Конкурсның таләпләре бераз кырыслангач, 2009 нчы елда яңадан катнашып карарга булдым. Бу юлы икенче урын яуладым. Хәзерге вакытта кияүдә. Декрет ялында, ирем белән ике кызчык үстереп ятабыз.

Вероника (Лукина) Савельева, Мамадыш районы Юкәче авылы кызы 2004нең "Керәшен чибәре".

− Мин Шәдче мәктәбенең 9 нчы классын бетергән идем. Бу конкурс үткәрелә башлаган еллар гына иде әле. Шулай булса да, бик кызыксынып, бәйгедә катнашырга теләгемне белдердем. Ул елларны әнием авыл клубы мөдире булып эшләде. 11нче сыйныфка кадәр мин аның белән гел сәхнәдә булдым. Керәшен җырларын ишетсәм, сикереп торып биисем килә минем. 11 класстан соң, 2006 нчы елда, Казан медицина колледжына укырга кердем. Өч ел буе шәфкать туташы булырга укып, республика клиник больницасына эшкә урнаштым. Хәзерге көндә ирем белән Казанда яшибез. Улыбыз туды, декрет ялында.

"Керәшен чибәре - 2005" титулын Мамадыш районы Шәдче авылында туып үскән Светлана Максимова алды.

− Мин нәкъ ун ел элек керәшен чибәре булып калдым, димәк быел юбилей. Ул вакытта миңа 15 яшь, 9 нчы классны гына тәмамлаган чагым. Минем өчен үзенә күрә бер маҗара булды ул: конкурска яхшылап әзерләнергә дә кирәк, шул ук вакытта курку хисе дә биләп алды. Әзерлек барышында мин керәшеннәр тормышы турында күп укыдым, саллы гына мәгълүмат тупладым. Җыйган белемнәремне миңа бу өлкәдә алга таба барырга этәргеч булды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, республика "Бәрәкәт" керәшен яшьләре оешмасында, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә эшләгәндә дә, "Айбагыр" этнолагеры проектын әзерләгәндә дә, "Керәшен чибәре" титулы миңа зур бер дәрәҗә биреп, стимул ясап торды.

2013 нче елда Евгений Максимов дигән егеткә кияүгә чыктым. Бүгенге көндә Антонина исемле кызыбызны үстерәбез. Керәшен чибәре булуым белән мин бик горурланам!

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев