Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

Алдагы елларда "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез бүгенге көндә ничек яшәп ята? Конкурс тормышларында нинди роль уйнаган? Болар хакында кызларның үзләре белән сөйләштек. 2003 елгы Керәшен чибәре Альбина Лукина (Васильева), 2004 елгы чибәркәй Вероника Лукина (Савельева) һәм 2005 елда "Керәшен чибәре" титулына лаек булган Светлана Максимова турында...

Алёна Гурьянова (Низамова) - "Керәшен чибәре - 2006", Мамадыш районы Дүсмәт авылы кызы:
- Дөресен генә әйткәндә, минем өчен конкурста беренче урын алу көтмәгәндә генә булды. Бу бәйгедә җиңү өчен танышлык кирәк дигән сүзләр дә йөри иде, киресенчә булып чыкты. Әлеге җиңүем үз-үземә булган ышанычымны арттырды, көч-дәрт өстәде, дияр идем. Керәшен чибәре исемен алган көннәрдә, 11 нче классны тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керергә имтиханнар тапшырып йөри идем. Кабул итү комиссиясе членнарының, "Керәшен чибәре" икәнемне белгәч, миңа карата мөнәсәбәтләре шундук үзгәрде - кызыксынып, сораулар яудыра башладылар. Шунда ук факультет деканы үзенең кәгазенә мине староста итеп билгеләп, язып та куйды. Мәдәният министрлыгында практика үткән вакытта да, министрлыкта эшләүчеләр Питрауда төшерелгән видеоязма аша мине танып алдылар.
Шулай итеп "Керәшен чибәре" исеме мине студент елларында да "озата йөрде" һәм күпмедер ярдәм дә итте. Ул вакытларда ук Питрау җыенын һәм "Керәшен чибәре" конкурсын республика күләмендә белә, таный иделәр. Университетны яхшы гына тәмамлап, "Татмедиа" агентлыгынын intertat.ru - республика электрон газетасына корреспондент булып эшкә урнаштым. Кияүдә, кечкенә улыбыз һәм нәни кызчыгыбыз бар.
2007 елның "Керәшен чибәре" Мамадыш кызы Диана Мишкина булды.
Диана үзенең кабатланмас башкару үзенчәлеге белән күңелләрнең нечкә кылларын тибрәндерә, халык җыруларын нәкъ халыкчан итеп башкара ала торган моңлы тавышлы талант ияләренең берсе иде. Яшьли сәнгать күгендә якты йолдыз булып яна башлап, гомере кыска булып, тиз атылса да, җирдә сүнмәс утын калдырды. Тавышы һәрчак искә төшеп, җырларын һаман да тыңлыйсы килеп тора. Диана "Йолдызлык" фестиваленең күптапкырлы дипломанты, Муса Җәлил һәм Әлфия Афзалова исемендәге республика конкурслары лауреаты, "Роза ветров" Халыкара җыр конкурсларында 2 нче, 3 нче урыннар яулады. Төркиядә һәм Украинада үткән фестивальләрдә катнашты. Барыбызның да киләчәккә зур өмете иде ул... Кызганыч ки, юл фаҗигасенә очрап, арабыздан бик иртә китеп барды.
Әнисе, дуслары, коллегалары Диананы сагынып, аның якты истәлегенә багышлап, Мамадышта ел саен аның исемендәге фестиваль-конкурс үткәрәләр. Диананың беренче эш урыны, керәшен җыруларын яшь башкаручы буларак аны дөньяга таныткан коллектив − "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле − һәр елны "Туым җондозы" фестивалендә талантлы яшь башкаручыларга Диана Мишкина истәлегенә багышланган диплом тапшыра.
Регина Павлова - "Керәшен чибәре - 2008" титулына лаек булды:
- Мин 2008 нче елның "Керәшен чибәре" - дип башлады сүзен Мамадыш районы Юкәче авылы кызы Регина Павлова. - Конкурста катнашканда мәктәп укучысы гына идем. "Керәшен чибәре" конкурсы минем өчен яңа үрләр яулауда зур баскыч булды. Инде 7 ел вакыт үтеп китсә дә, титул алган көнем бүгенгедәй хәтеремдә! Конкурска ничек әзерләнгәнемне, дулкынлануымны үзем һәм әнием генә белә. Көндәшләрем арасында иң кечкенәсе (15 яшьлек) мин идем. Олы приз - 50 мең сум акча да миңа эләкте. Ул бүләккә компьютер, сәхнә өчен күлмәкләр сатып алдым.
Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Венера Ганеева классында укыйм. Быел 3 нче курста. Уку белән беррәттән, яраткан эшемдә - керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамблендә артист-вокалист булып хезмәт куям.
(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев