Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Нихәл, чибәркәйләр?

Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312) саннарында. Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз. Алдагы елларда "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез. 2009 нчы елны "Керәшен чибәре" исемен Сарман районы кызы Алина Прокофьева (Кәримова) яулады: - Мин ул вакытта мәктәптә укый идем. Конкурска...

Дәвамы. Башы газетаның 18 (310), 20 (312) саннарында. Шулай ук безнең сайттан да укый аласыз.

Алдагы елларда "Керәшен чибәре" конкурсында беренче урынга лаек булган чибәрләребез турында язуны дәвам итәбез.

2009 нчы елны "Керәшен чибәре" исемен Сарман районы кызы Алина Прокофьева (Кәримова) яулады:

- Мин ул вакытта мәктәптә укый идем. Конкурска Сарман сәнгать мәктәбәндә вокал дәресен алып баручы Расиха апа Хәмидуллина әзерләде. Үземне "Керәшен чибәре" титулына лаек булырмын, дип уйламаган да идем. Катнашучылар барысы да конкурска яхшы әзерләнгән, матур, чая кызлар. Беренче тапкыр гына баруым булса да, миңа Питрау бәйрәме бик ошады. Тырлау аланында үземне әкият дөньясына килеп эләккән кыз итеп хис иттем. Әлбәттә, мин иң бәхетле кеше идем! Аллага шөкер, хәзергә кадәр чакырып торалар. Бик зур рәхмәт оештыручыларга. Мондый күркәм бәйрәмне әзерләү бик күп көч, сабырлык сорый.

Беренче урынга биргән акчага ике җыр яздырдым. Калганын әниемә бирдем. Хәзерге вакытта мин Казанда яшим. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова классында белем алам. Тиздән сөекле ирем Азат Кәримов белән әти-әни булырга җыенабыз.

P.S. Шушы көннәрдә генә Алина белән Азатның кызлары туды. Котлыйбыз!

***

Алина Константинова (Федотова) "Керәшен чибәре" титулына 2010 нчы елда лаек булды.

- Ул вакытта минем Алабуга культура һәм сәнгать училищесының һәм Алабуга дәүләт педагогия университетының беренче курсларын тәмамлаган чагым иде. Мамадыш кызы буларак чыгыш ясасам да, Алабуга газеталары үзләренеке итеп язып чыкты, рәхмәт. "Вконтакте" социаль челтәрендә минем белән танышырга теләүче кызлар һәм егетләрнең, кем әйтмешли, "чуты булмады". Керәшен яшьләре оешмасы лидерлары Саша Долгов, Ирина, Анатолий Муллиннар һәм башкалар үз яннарына сыендырды. Керәшен яшьләре форумнарында да, татар яшьләре форумында да: "Без керәшеннәр!" - дип күкрәк киереп йөрдек. Бик матур мизгелләр истә калган. Алабугада бертуган Оля, Коля, Мельниковлар, Владислав Буланов, бертуган Руслан, Динар Зәкиевләр белән керәшен бәйрәмнәрен бергә үткәреп, "ду килеп" яшәдек. Алабуга керәшен яшьләре лидеры Николай Мельников: "Алина, тегендә бәйрәм, монда спорт ярышы, биюләреңне әзерлә, чыгыш ясыйбыз, - ди дә: - Бәйрәм итеп, күңел ачып кайтабыз. Чиләгеңне оныта күрмә!" - дип "төрттерми" калмый иде. Чөнки мин керәшен биюен биегәндә бизәкле чиләк белән чыга идем. Ирем Дмитрий Федотов белән Интернетта таныштым. Питрәч районы Янсуар авылында минем үземне белмәсәләр дә, Диманың "Керәшен чибәре"нә өйләнәсен бөтен кеше ишеткән иде инде. Бүгенге көндә улыбызны үстереп ятабыз.

Быел сеңлем Галинаны "Керәшен чибәре" конкурсына әзерләүдә бераз булыштым. Ул анда III урынга лаек булды. Марина Карпова, Юлия Савельева кебек профессионаллар арасында призлы урынга эләгү - үзе бер дәрәҗә. Биш ел элек булган мизгелләр яңадан күз алдыннан үтте. Элекке дусларымны очраттым. Без шундый сагынышканбыз! Казанда яшәсәк тә, яшь балалар булгач, гел очрашып, аралашып тора алмыйбыз шул. Керәшен кызлары өчен оештырыла торган бу конкурста, әлбәттә, катнашып карарга кирәк. Конкурсантлар елдан-ел көчлерәк килә. Көч куймыйча, тырышмыйча гына максатка ирешеп булмый. Сәләтле, максатчан, чибәр кызларны күрү, ишетү, таныту өчен шушы конкурс менә дигән урын.

***
"Керәшен чибәре - 2011" титулына Мамадыш районы Албай авылы кызы Марина Жаркова лаек дип табылды.

- "Керәшен чибәре" конкурсы минем өчен иң мөһим конкурсларнын берсе булды. Катнашкан вакытта миңа 16 яшь, 10 нчы классны тәмамлаган идем. Дөресен генә әйткәндә, бүтән кызларның чыгышларын караганнан соң, җиңүгә шик тә туган иде, чөнки башкаларның да чыгышлары үзенчәлекле күренде, барысы да беренче урынга лаек шикелле иде. Ул вакытта кичергән хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмастыр, мөгаен. Бәйгедә откан акчаны, югары уку йортына кергәндә кирәге чыгар дип, банкка салып куйдым. Бу конкурс миндә "мин булдырам" дигән ышаныч уятты. Төрле җыр һәм бию конкурсларында күбрәк катнашып, призлы урыннар яулый башладым.

Хәзерге вакытта Казан федераль университетының Алабугадагы филиалында психология һәм педагогика факультетында белем алам. Аллага шөкер, соңгы курста укый башладым.


(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев