Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Миллек бәйләдегезме әле?

Ул хуш исле дә, файдалы да булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Быел җәй башы бик салкын торды, шуңа да бар нәрсә вакытыннан соңрак өлгерә. Миллек бәйләү дә ике атнага соңгарак күчте. Каен миллеге коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк, диләр. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы. Димәк, быел вакыт бар әле.

Миллек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Миллекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан миллек файдалы булмас.

Кемдер мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынырга ярата, кемдер имән миллеген үз итә. Аларның һәркайсы үзенчә “тәмле” һәм файдалы.


Әйтик, әрем кушып бәйләнгән каен себеркесе вируслар таралган вакытта аеруча ярдәмгә килә. Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа. Имән миллеге антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен шәп. Юкә миллеге сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы.

Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия. Миләш, зирек агачыннан әзерләнгән миллекләрдә дә дәвалау сәләте көчле.

Аларның һәркайсы үзенчә файдалы. Төрлесеннән хәзерләп куегыз, дуслар!

Чыганак

Фото:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-14/millek-b-yl-degezme-le-2873087

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев