Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кышкы резинаны җәйгесенә кайчан алыштырырга?

Көпчәкне алыштырырга әле иртәрәк. Һава торышы апрель ахырына кадәр тотрыксыз булырга мөмкин, шунлыктан ай уртасына кадәр көтәргә кирәк.

Бозлавыкта кыен хәлдә калмас өчен белгечләр кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска, бераз көтәргә куша. Бу - кышкы шиннарның протекторы йомшак булуы белән аңлатыла, шунлыктан бозлы асфальтта алар үзләрен яхшырак «хис итә».

- Көпчәкне алыштырырга әле иртәрәк. Һава торышы апрель ахырына кадәр тотрыксыз булырга мөмкин, шунлыктан ай уртасына кадәр көтәргә кирәк. Төнлә һава температурасы нольдән түбән төшмәскә тиеш. Хәер, апрель ахырында, хәтта май башында да кар яуган очраклар булгалый, - ди белгечләр.

Әлбәттә, көпчәкне кайчан алыштырачагын һәр машина йөртүче үзе хәл итә, шулай да гап-гади иминлек кагыйдәләренә игътибар итәргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртүенчә, машина хуҗалары үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомере өчен дә җаваплы.

- Автомобиль иминлеге өлкәсендәге халыкара һәм Россия экспертлары фикеренчә, һава температурасы көндез 7-10 градуска кадәр җылынып, төнлә дә «плюс» тамгасында сакланса, көпчәкне алыштырырга мөмкин. Ике сезон арасында температура бер югары күтәрелә, бер түбән төшә, нәтиҗәдә юлларда бозлавык хасил була.

P.S. Дисклы резинаны - элеп яки берсе өстенә берсен яткырып, ә диск куелмаганнарын вертикаль рәвештә сакларга кирәк. Бөгелмәсеннәр өчен атнага ике тапкыр аларның торышын үзгәртү зарур. Әгәр покрышкаларны «яткырып» саклыйсыз икән, атнага бер мәртәбә әйләндереп куегыз. Резина саклана торган бинада дымлылык югары булмаска тиеш.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев