Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кура җиләге ел да мул уңыш бирсен, дисәгез...

Уңыш арттыруның кечкенә сере бар

Кура җиләге үсмәгән бакча юктыр, мөгаен. Тик кемнеңдер бакчасында кура җиләге елның-елында мул уңыш бирә, ә кемдәдер ул җимешкә бик саран була.   
 
Киләсе елга мул уңыш алуның сере бар икән. Нәкъ менә кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гадәттә, бакчачылар аны август уртасында кисә иде, тик быел җәй иртәрәк килү сәбәпле, уңышлар да ике атнага иртәрәк өлгерде. Димәк, кура җиләген кисәргә вакыт та җитте.

Беренчедән, быел җиләк биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Шулай ук быел үскән артык яшь үсентеләрне кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар куе булып үсмәсен өчен эшләнә.

Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң, аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.

Бу эшләрне башкарганнан соң, ашлама кертергә онытмагыз. Моның өчен янган тирес яки тавык тизәге ашламасы куллану яхшы булачак. Янә 7-10 көннән соң минераль ашлама кертергә мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Хезмәт

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев