Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кулыгызны, битегезне саклагыз

Кул яки бит тиресе ярылып, тупасланып бетсә, глицерин ярдәмгә килер.

Кул тиресе коры булганда, сыек сабынга бераз глицерин салып куегыз. Андый сабын белән кулыгызны юганнан соң, тиресенең тартылып, кәефегезне җибәреп тормаганын күрерсез.

Җил ашаган биткә һәм кулга түбәндәге сыеклыкны сөртергә гадәтләнегез: 1 чәй калагы бал, 1 чәй калагы глицерин, 1 чәй калагы солы оны, 2-3 чәй калагы кайнар су. Барысын бергә кушып болгатып, шул катнашманы бит һәм кул тиресенә тигез итеп сылагыз. 20 минут тотканнан соң, җылымса су белән юып төшерегез.

Глицеринны әле чәчегезгә туклыклы маска ясаганда да кулланырга була. Аның өчен 1 күкәй сарысына 1 чәй калагы глицерин, 3-4 тамчы эфир мае (цитруслы). Чәчкә бу масканы сылап, 30 минут тоткач, чәчне шампунь белән юарга кирәк. Әлеге масканы атнага бер мәртәбә ясый аласыз.

Фото: freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев