Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Котлау открыткосына нәрсә язарга?

Туган көндә, туйда, бала тугач һәм башка бәйрәмнәрдә котлау өчен

Бәйрәмнәрдә яхшы теләкләрне матур итеп открыткога язып (яки вастап аша юллап), үзен котлаганны кем генә яратмый икән?!

Котлау тектсы эзләп азапланмас өчен, берничә әзер вариант тәкъдим итәбез.

* * *

Язлардай көләч, кояштай  ягымлы дустым (туганым һ.б.)!

Туган көнең язларда булгангамы, үзең дә язлардай якты, язның тәүге чәчәге умырзаялардай саф күңелле син!

Гомерең бәхет-шатлыкларга гына уралып, дусларың һәм туганнарың янында үтсен. Янәшәңдә ышанычлы, тугры кешеләр генә булсын. Эшеңдә дә, тормышыңда да яңадан-яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек телим.

 

* * *

Кадерле кызыбыз!

Сине унсигез яшең тулу уңаеннан котлыйбыз!

Кызыбыз, син – күктәге йолдыз, таң нуры, сайрар сандугач, нәфис карлыгач! Киләчәгең бик-бик бәхетле булсын иде. Барлык якты хыялларың тормышка ашсын. Яшьлек елларыңда, барыр юлларыңда ышанычлы дуслар юлдаш булсын.

Үз күңелең яткан эштә, хезмәтеңнән тәм, дөньядан ямь табып яшәргә, тормышта үзеңнеке генә булган юлдан барырга язсын. Янәшәңдә һәрчак кадереңне белер якын кешең булсын.

 

* * *

Яшьлек туегыз уңаеннан котлап, сезгә теләкләрнең иң-иң матурларын юллыйбыз.

Ак бөркәнчеккә һәм пар алтын балдакларга уралган гаилә бәхетегез гомерле булсын. Бер-берегезне санлап, яратып, тату яшәгез. Көнчелек хисләренә юл куймыйча, арага читләр сүзен кертмичә, дуслар һәм туганнарны шатландырып, уртак гаилә юлыннан гомерегез буе иңгә-иң атлагыз. Гаиләгезнең татулык, иминлек һәм тынычлык корабы тормыш дәрьясындагы сынау-упкыннарга очрамыйча, бергәлекнең иркә дулкыннары өстендә җай гына тирбәлеп, бәхетле киләчәккә йөзсен...

... шикелле батыр, акыллы уллар, ... кебек сылу, уңган кызлар үстерегез. Картлык көннәрен дә бергә каршылап, оныклар туенда да түрдә парлашып утырганыгызны күрергә язсын.

 

* * *

Нәни улыгызның (кызыгыз) дөньяга килгән көне котлы булсын!

Гаиләгез бәхете булган нәниегезгә торналар тәпи китерсен, кояш үзенең елмаюын бүләк итсен, теле “әти”, “әни” дип ачылсын.

Пар канатлы булып, балагызны тигезлектә һәм үзегез шикелле акыллы, булдыклы итеп үстерегез.

 

 

* * *

Кадерле әти-әни! Сезне гаилә тормышыгызның иң матур бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз.

Кайчан гына кайтсак та, туган йорт тәрәзәләрендә ут балкысын да, тирә-якны сезнең җан җылыгыз яктыртсын...

Киләчәктә дә сезгә саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр, тыныч кичләр, ак бәхетләр телибез. Һәрвакыт янәшәбездә булып, безгә рухи көч биреп, тигезлектә-тиңлектә яшәгез.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев