Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Коткарыгыз, талыйлар!

Без аларга каршы тәрәзәгә капчык элдек. Ә сез?

Сезне дә черки талыймы? Нишләргә?
– Озынборыннар канәфер, базилик, әнис, эвкалипт исен яратмый. Тәннең ачык урыннарына шуларның эфир маен сөртергә яки учак, шәмгә тамызырга була. Эфир майлары салынган су белән коену да ярдәм итәр.
– Җәйге кичтә черкиләр кәефегезне бозмасын дисәгез, өстегезгә нәрсә киюегезгә игътибар итегез. Ачык төстәге, бар җирне каплый торган киемнәр киегез. Караңгы төстәге киемнәр җылылык энергиясен күп чыгара, ә черкиләр кайда җылы – шунда.
– Бүлмәгә тәрәзәдән черки кермәсен дисәгез, тәрәзә тоткасына су тутырылган пакет элегез. Бу сәер алым Латин Америкасыннан килгән. Мондый пакет яныннан очкан черкиләр, бүлмәне дөрес итеп күрми. Бу аларны куркыта. Нәтиҗәне тагын да яхшырак итү өчен су тутырылган пакет эченә тимер акчалар салыгыз. Тәңкәнең судагы чагылышы бөҗәкләрне тагын да куркытачак.
– Әремнән гөлләмә җыеп, утырган җиргә элеп куйсагыз, черкиләр килмәс. Алар әрем исе яратмый.
Ә сез ничек көрәшәсез бу "җәй җимешләре" белән?

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев