Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Корт ясый беләсезме?

Икенче төрле әйткәндә кызыл эремчек

Калын төпле савыт алабыз. Савытны сыек май салып, кыздырып алырга кирәк (сөт төпкә утырмасынга). Бераз суынгач, шуңа 3-4 л. сөт салырга, сөт кайнап чыгар алдыннан, 5-6 кг. эремчек салырга кирәк. Болгата-болгата кайнатабыз кызыл төскә кергәнче, шуңа 200-250 гр. ак май салырга, сметана ярты л. (өйнекен), булса катык та салырга була. Шикәр комын иң ахырдан гына 2кг. лап микән, кабып карап, әз кебек тоелса, яңадан өстәргә була. Шикәрне кортның суы беткәндә генә салырга кирәк (чөнки шикәрне иртә салсаң, корт катып китә). Шундый тәмле, йомшак корт була бу, дусларым. Чәй белән эчсәгез да була, биик тәмле. Барлыгы 4-5 сәгать кайный.
Пешергән ризыкларыгыз тәмле булсын.

 

Чыганак

Фото:https://rydo.ru/yuzha/produkty-pitaniya/kort-krasnyy-tvo_5106689

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев