Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кофелы татлы пирог

Чәй янына тәмле ризык.

Камыр өчен кирәк булачак: 100 грамм кефир, 4 чәй калагы кофе, 2 күкәй, 100 грамм эретелгән ак май, 200 грамм песок, 1чәй калагы сода, 150 грамм он.

Крем ясау өчен: 150 грамм кибет каймагы, 1 чәй калагы кофе, 4 чәй калагы шикәр пудрасы (яки 3 чәй калагы песок).

100 грамм кефирга 4 чәй калагы кофе өстәп, 20 минут тотабыз (бу кофе кефирда эресен өчен кирәк). 

20 минуттан соң, 2 күкәй, 100 грамм эретелгән ак май һәм 200 грамм песокны әйбәтләп болгатабыз. Кофелы кефирга 1чәй калагы сода салып туглыйбыз. Икесен бергә кушып, 150 грамм он өстәп болгатабыз.

Табага пергамент кәгазь җәябез. Әгәр дә пергамент кәгазь булмаса, табаны майлыйбыз һәм тигез итеп он сибәбез. Табаны әйләндереп, онның артыгын коеп төшерәбез. Әзер камырны салып, газ пичендә (180 градус) 30-40 минут пешерәбез.

Пирог пешкән арада аның өстен майлау өчен крем ясыйбыз: 150 грамм кибет каймагына 1 чәй калагы кофе, 4 чәй калагы шикәр пудрасы (яки 3 чәй калагы песок) салып болгатабыз һәм 20 минутка суыткычка куеп торабыз.

Пешкән пирогны — формасын сакларлык итеп — урталай тигез ике кисәккә бүләбез. Аскы өлешенә кремның яртысыннан күбрәген ягабыз һәм өстенә икенче кисәген каплыйбыз. 

Калган кремны пирог өстенә ягып, кыргычта уылган шоколад валчыгы сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев