Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Күкәйне кетәклектән алып кергән көнендә үк ашаганда аеруча файдалы

Бөтен ризыкны, яшелчә, җиләк-җимешне суыткычта сакларга ярамый

Бүлмә температурасында саклана торганнары: авокадо, абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.
Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, суган тиз бозыла.
Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.
Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.
Бананның "аякларын" азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.
Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.
Гөмбәне целлофан пакетта түгел, кәгазендә саклагыз.
Суыткычка куяр алдыннан йомыркаларны сыек май белән сөртсәң, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.
Бананның төпләре тоташкан урынны скотч белән чорнап куйсаң, алар 3-5 көнгә соңрак карала башлаячак.
Яртылаш киселгән авокадыгыз калдымы? Ул тагын каралып чыгар инде дип борчыласызмы? Киселгән авокаданы суган кисәге белән бергә саклагыз – шул очракта ул каралмаячак. Тагын бер юл бар – алмадан ясалган уксус бөркегез: бу очракта да шундый ук нәтиҗәгә ирешерсез.

фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев