Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Карабодай оны нәрсәдән файдалы?

Карабодай оны бик күп авырулардан дәва. Онны кибеттән сатып алырга, яки үзең ясарга була. Моның өчен карабодайны яхшылап юып киптерәсең һәм каһвәтарткычтан чыгарасың.

Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый.

Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер стакан кефирга бер аш кашыгы карабодай оны салып, төнгә калдырабыз да иртән эчәбез.

Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 грамм карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер стакан салкын суга өч аш кашыгы карабодай оны салып болгатабыз. Аерым бер литр су кайнатабыз һәм аңа карабодай оны салынган суны кушабыз. 8-10 минут пешерәбез дә эчәбез.

Калкансыман биз авыруларыннан: бер стакан әстерхан чикләвеген яхшылап төябез. Аңа бер стакан карабодай оны белән бер стакан карабодай балы салып болгатабыз. Пыяла банкага салып, суыткычта саклыйбыз. Атнага бер тапкыр әлеге катнашма белән чәй эчәбез.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев