Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кара-карлыган файдасы

Кара карлыган йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны күтәрә

Карлыган җиләгендә В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий тупланган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.
Кара карлыганда С витамины шулкадәр күп, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләк ашап кую да җитә. Нәкъ менә шундый үзлеге өчен карлыганны дөрес туклану продукты буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.
Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти. Аның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.
Организмны тиз арада тернәкләндерергә сәләтле булганы өчен, карлыганны сытып әзерләнгән сокны операция кичергән һәм организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ә менә җиләкләрне пешереп эчү югары кан басымын җайга салырга, азканлылыкны, гастритны җиңәргә булыша. Әгәр дә көчле ютәлдән интегәсез икән, кара карлыганның суын сыгып, аны шикәр һәм бал белән болгатып эчеп куегыз. Көчле антисептик булганга күрә, бераз су өстәлгән карлыган согы белән тамакны чайкату ангинадан котылырга да ярдәм итә.
Шунысы сөенечле: теләсә нинди халәттә дә бу җимеш үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.
Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак. Шуңа күрә дә яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне юып чыгарырга, матдәләр алмашы бозылса, аны да җайга салырга мөмкин. Төнәтмәне ясар өчен, яңа гына өзелгән яки киптерелгән яфраклар кирәк. Әлбәттә инде, яңа гына өзелгәне әйбәтрәк. Кайнар суны әфлисун, алма яки гранат согы белән кушып, шушы катнашманы карлыган яфраклары өстенә салырга кирәк. Соңыннан өстен каплап, берничә көн төнәтергә һәм көнгә яртышар стакан эчәргә. Тире авырулары булган кешеләргә исә, карлыган яфраклары төнәтмәсе кушып, ванна керергә киңәш итәләр.

 

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X