Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кайсы җимеш биш төрле авырудан ярдәм итә?

Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов фикеренчә, гранат җимеше яки согы яман шешкә каршы нәтиҗәле көрәшә ала.

Гранат составындагы матдәләр яман шеш күзәнәкләре үрчүне туктата. Шулай ук гранаттагы файдалы матдәләр ашказанындагы һәм авыз эчендәге ялкынсынуны да дәваларга сәләтле, дип саный Медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов.

Табиб буыннар ялкынсынуыннан интегүчеләргә һәм артрит профилактикасы өчен дә гранатның файдасы турында искәртә. Моннан тыш, гранат кан тамырлары өчен дә файдалы һәм хәтер сыйфатына да уңай йогынты ясый.

Табиб ике атна дәвамында көн саен бер стакан гранат согы эчәргә киңәш итә. Бу – холестерин күләмен киметергә булыша. Гранатның анемия вакытында да яхшы ярдәм итүе билгеле, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев