Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каен җиләге ни сәбәпле чери?

Моңа кадәр әйбәт кенә уңыш биргән түтәлләребездә аларның күпләп черүе күзәтелә.

Каен җиләге моңа кадәр, нигездә, табигать кочагында, иркенлектә генә татлы җимешләре белән куандыра иде. Хәзер селекционерлар аның шәхси бакчаларда да яхшы үсә торган сортларын тәкъдим итә. Билгеле, “ясалма” каен җиләге мондый шартларда аерым тәрбия һәм игътибар бирүне таләп итә.
Гәзит укучыны борчыган сорауларга, әлбәттә, бертөрле генә җавап-аңлатма биреп булмый. Моның өчен каен җиләге үскән мәйдан белән якыннан танышырга кирәк. Шул чакта гына табигать җимешенең ни сәбәпле черүен ачыклап булачак. Әлбәттә, иң беренче киңәш — җимеш өлгергәндә аларны һич тә төрле фунгицидлар белән эшкәртергә ярамый.
Каен җиләгенең черүенә китерүче берничә сәбәп бар. Алар арасында кайсысының югалтуга китерүен бакчачылар үзләре ачыклар.
Суны дөрес сибәргә кирәк!
Гадәттә, җиләкләр яңгырдан соң чери башлый. Сәбәбе – җирдә дымның артык булуында. Бакчачы чаманы белмичәрәк су сипкән очракта да шул хәл күзәтелә. Әлбәттә, каен җиләге су ярата, җирдә дым­ның җитәрлек булуы аның үсешен, өлгерүен тизләтә. Әмма суны артык күп сибәргә ярамый һәм баланс табарга кирәк. Бакчачылар каен җиләгенә суны аның җимешен җыеп алгач кына сибәргә кирәклеген истән чыгармаска тиеш. Коры һава шартлары дәвамлы булганда суны өч-дүрт көнгә бер тапкыр сибәләр. Әгәр үсентеләр күләгә урында икән – тагын да сирәгрәк.
Суны ничек сибәргә кирәклеген көй­ләп тә була. Ә яңгыр озакка киткәндә нәрсә эшләргә соң? Мондый очракта җиләкнең тәлгәшләрен җир өстеннән бераз күтәреп, астына салам җәяргә кирәк. Рәт араларына салам түшәп күтәртүнең дә файдасы зур. Ул арытаба дым сакларга да, үсентеләр арасын җилләтергә дә ярдәм итәчәк.
Әйткәндәй, җиләк-җимешне күтәртү җайланма­лары кибетләрдә дә сатыла. Тәҗрибәле бакчачылар аның артык мәшәкатьсез ысулын да тәкъдим итә: каен җиләген сабы белән җиргә кадалган пластик чәнечкеләр белән дә күтәрергә була.
Җирегез түбәндә түгелме?
Кагыйдә буларак, каен җиләген калкугарак яисә ясалма рәвештә өелгән (күтәртелгән) түтәлгә утырталар.
Башкортстанның табигый климатик зоналары төрлечә, ягъни көньяк районнарда җәен эссе көннәр өстенлек итә. Әйтергә кирәк, югары һава температурасы дәвамлы булган төбәкләрдә дә җир өеме (вал) ясау үзен аклый. Әлбәттә, “коры” районнарда каен җиләген өелгән җир мәйданына болай утырту үзен акламаячак, дигән фикерләр дә булыр.
Әмма бер шартны үтәгәндә, каен җиләге үсентеләре һич тә дымга сусамаячак. Моның өчен үсентеләрне туфрак өеме сыртының ике яктагы да уртасына һәм шахмат тактасы тәртибендә утыртырга кирәк. Болай эшләү җиләкләр арасында һава йөрүне җайга салырга һәм аларны черүдән сакларга ярдәм итәчәк.

Үсентеләр куе утыртылмаганмы?

Түтәлдәге үсентеләрнең куе булуы яисә башка үләннәр астында калуы да каен җиләгенең черүенә китерә.
Исегездә тотыгыз! Ярым караңгы һәм туфрак­ның артык дымлы булуы – җимешләрнең черүе­нә булышлык итүче идеаль мохит. Каен җиләген утыртканда рәттә аларның арасы – 30, ә рәт аралары 60 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Әгәр аны “үрчетергә” теләмисез икән, үсенте мыекларын сезон дәвамында ике тапкыр кисәргә кирәк. Беренчесе – бәбәкләр үсә башлаганда, икенче тапкыр каен җиләге уңышын җыю тәмамлангач башкарыла.
Дөрес ашлыйсызмы?
Каен җиләгенә минералларны дөрес кертүгә дә игътибар кимемәскә тиеш. Алар еш кына үсенте мыекларының һәм яфракларының куе булып үсүенә йогынты ясый. Болар барысы да түтәлләрдә җил-һава йөрүен чикли һәм, шул рәвешле, җиләкнең черүенә китерә.
Шуны истә тотып, бакчачылар һич тә үсентеләрне азот ашламасы белән туендыруда мавыгып китмәсен иде. Хәтта органик ашламаларны да чамасыз кулланырга ярамый.
Гадәттә, каен җиләге үсентеләрен сезон дәвамында өч-дүрт тапкыр туендыру да җитә:
беренчесе – кар эреп беткәч;
икенчесе – бөреләнү һәм чәчәк ату чорында;
өченчесе – уңышын җыеп алганнан соң;
дүртенчесе – август-сентябрь айларында.
Хәлдән ничек чыгарга?
Каен җиләгенең чери башлавын күрү белән аларның бозыла башлаганнарын җыеп алырга һәм аларны җир участогыннан читтәрәк 40-50 сантиметр тирәнлектә чокыр казып күмәргә кирәк.
Аннары түтәлдә калган үсентеләрне “Алирин-Б” ашламасы белән эшкәртергә онытмагыз. Бу эшне берничә тапкыр һәм 10-14 көнгә бер башкаралар.
Нинди үсемлек, җиләк-җимеш үсентеләре сатып алсагыз да, аларның районлаштырылган сортларына өстенлек бирегез. Бакчачыларга соңгы елларда сайлап алу мөмкинлекләре арта. Үсентеләрне сатып алганда аларның фоторәсемнәрдәге матурлыгына түгел, ә характеристикасына игътибар итәргә кирәклеген истән чыгармагыз.
Табигатькә бәйле булмаган таләпләр барысы да бакчачыларның игътибарына, тырышлыгына һәм югарыда күрсәтелгән киңәшләрнең төгәл үтәлүенә бәйле. Аларның иң гадиләре – дөрес утырту, үсенте мыекларын даими рәвештә кисеп һәм чүп үләннәрен утап тору. Шушы киңәшләрне үтәгәндә каен җиләге тырышлыгыгызны мул уңышы белән бәяләр.

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев