Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Каен бөресен җыяр чак җитте

Аның күп авырулардан файдалы булуы электән үк билгеле.

Дәвалану максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә алты процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган.

Каен бөреләрен (төнәтмә һәм кайнатмаларын) бронхит һәм трахеитлар вакытында - дезинфекцияләү һәм какырык чыгару чарасы буларак, йөрәк авыруларыннан килеп чыккан шешенүләрне дәвалау өчен - бәвел кудыргыч буларак (бөерләр начар эшләгәндә аларны файдаланырга ярамый), бавыр һәм үт юллары авыруларыннан кулланалар.

Бөреләр вак яраларны, пешкән, чиләнгән урыннарны тизрәк төзәтү өчен гигиена ванналары ясаганда да кулланыла. Аларны зәңгелә һәм гиповитаминозларга каршы да файдаланалар.

Төнәтмә әзерләү өчен: 10 грамм бө-регә бер стакан су салып, 15 минут кайнатырга. Көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.

Чыганак 

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев