Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Кәефегез - бары үзегезнең кулда

Күңел төшенкелеге, апатия, сәбәпсезгә борчылу, курку, кәеф еш үзгәреп тора. Көзге депрессиядән ничек котылырга?

“Көзге депрессиянең төп билгеләре түбәндәгеләр: авыру төнлә йоклап китә алмый, ә көндезләрен йокымсырап йөри,
аппетит бозыла, йә киресенчә ашау теләге арта, күңел төшенкелеге, апатия, сәбәпсезгә борчылу, курку, кәефнең еш үзгәреп торуы.
Депрессия алдында үзегезне көчсез дип уйлыйсыз икән, бу очракта табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә әлеге сиптоматика җиңел дәрәҗәдә икән һәм бу халәттән чыга алуыгызга ышанасыз икән, чираттагы киңәшләр файдалы булыр.
Махсус диета. Әмма шуны истә тотыгыз, үзегезне көчләп ашаудан тыймагыз, бу бары тик организмга стресс китерәчәк. Ашау рационын җайга салыгыз. Менюга серотонинны барлыкка китерә торган ашамлыкларны кертегез: банан, хөрмә, цитруслы җиләк-җимешләр, аксымга бай ризыклар. Кәефне күтәрү өчен аз күләмдә шоколад, баллы ризыклар ашасагыз да ярый.
Йоклау режимын җайга салыгыз. Көндез дә 30-60 минут йоклап алырга тырышыгыз.
Спорт. Мөкин кадәр актив булырга кирәк. Гимнастика, тренажерлар залына, бассейнга барып кайту файдага булачак.
Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә, берүк, өйдә ятмагыз, паркларга чыгып керегез.
Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырышыгыз.
Кәефегез - бары үзегезнең кулда. Үзегезне кулга алыгыз, артык борчылмагыз. Үзегезне яратыгыз, күбрәк елмаегыз”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Кызыл таң

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев