Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Изге чишмә

Авылларга нигез салганда, борынгы бабаларыбыз тормыш көтәргә уңайлы булган калкулыклы урыннарны сайлаган. Шул калкулык битләреннән бәреп чыккан чишмәләр күп еллар буена тәмле һәм шифалы сулары белән кешеләргә яшәү көче биреп торган.

Иясе ачуланса...

Һәр авылда үз тарихы, үзенә генә хас тәме булган чишмәләр бар. Ләкин бөтен авылда да "Изге" сүзе белән йөртелүче чишмәләр юк һәм һәр авыл да Изге чишмәсе белән мактана алмый. Безнең Минзәлә районының матур җирендә - Ык елгасы буена урнашкан Яңа Мәлкән авылы - Изге чишмәсе булган сирәк авылларның берсе. Чишмә бераз гына авылдан читтәрәк урнашса да, аның яныннан ел әйләнәсенә кеше өзелеп тормый. Моннан 30-40 еллар элек, әле без бәләкәй чакта, чишмә бик матур агач койма белән уратып алынып, аның янында кач - келәү баганасы бар иде. Бу баганада җәен- кышын чигүле бистәрләр эленеп тора иде. Әлеге бистәрләрне шушы чишмә суыннан шифа алган, сәламәтләнгән кешеләр, адарынып, махсус чигеп китерә торган булганнардыр. Бүген инде Изге чишмә янында агач койма юк, ул тимер торба белән киртәләнгән, өстенә бетон плитә җәелеп, яхшы улак куелган. Чишмәдән су алганда, аңа нәрсәдер салып калдыру гадәте хәзергәчә яшәп килә, чишмә улагында яткан тәңкәләр шуны раслыйлар.
Чишмәнең тарихы авылның урнашу чорларына барып тоташа. "Яңа Мәлкән авылы утырганда, бу чишмә булган инде, дип сөйлиләр иде бабайлар", - ди авыл өлкәннәре дә. Ә менә ни өчен бу чишмә нәкъ "Изге" дип аталганы белән кызыксынгач, авылның им-том белән бераз танышлыгы булган һәм аны кешеләр файдасына кулланган Смирнова Ольга (Токыртык Үлгесе, хәзер исән түгел) әби менә боларны сөйләгән иде: "Бу чишмә башка гади чишмәләрдән үзенең ияле булуы белән аерылып тора. Өй иясе, мунча-абзар ияләре булган кебек, әлеге чишмәнең дә иясе бар. Шуңа күрә аннан су алганда, салыр өчен махсус атап алып килгән әйберең булмаса, я чәч бөртеге, я киемеңнән берәр җеп булса да салып калдырырга кирәк. Белә торып та шуны эшләмәсәң, чишмә иясе тота - чирлисең, диләр" - дигән иде. Моннан берничә еллар элек бит-куллары бик каты чабырып чыккач, Урсметова Софья түтинең: "Белә торып Изге чишмәгә берни салмый юынып киттем шул, күңелемә килгән ие", - дип сөйләгәнен авылдашлар әле дә хәтерлиләр.
Тәнендә төрле тире авырулары булып, шуны Чишмә суы белән дәвалаган кешеләр бар Мәлкәндә. Шундыйлардан үзе белән булган вакыйганы Гурьева Анна түти менә болай сөйли: "Ул чакта мин сыер сава идем. Малларның җәйге лагере Изге чишмәдән ерак түгел, киткәндә-кайтканда шул чишмә яныннан үтеп йөрибез. Җәйге җылы бер кичтә, кичке савымнан кайтышлый, чишмә суы белән юынып кайтып киттем. Юынганда, уң аягымның чәнти бармагы энә белән чәнечкән күк булды. Төн чыкканчы, аяк кызарып, бүрәнә юанлыгы шешеп тә чыкты. Аякны көчкә сөйрәп, иртәнге савымга киттем, әле сызлавына чак түзәрлек. Иптәшләрем дә аптырады бу хәлгә. Бергә эшләгән Мария исемле бер хатынга әйтәм: "Синең нәнәң орчык карый бит, көндезгә килгәндә каратып кына кил әле, нәрсәдән микән бу," - дим. Көндез килгәндә Мария, анасыннан орчык каратып, мондый хәбәр белән килде: кайда да булса бер җирдә юынгансың, сине үзең юынган су тоткан. Нәнә, шул суга белгәннәрен укып, ярма ташы салырга кушты (бездә тары ярмасын шулай диләр), үзе озынлыгы җеп үлчәп алып, шул җепне су янына күмәргә кушты, ди. Кичке савымнан кайтканда, Марияның нәнәсе әйткәннәрне эшләп кайтып киттем. Төнне ничек чыкканымны белмим - изрәп йоклаганмын. Икенче көнгә аякның шеше кайткан, тик шул чәнти янында энә тишеге чаклы бер кызыл төртке генә калган иде".

Корбанга - кара әтәч

Чишмәдән терелү максатында су алырга килүнең дә үз вакыты бар: я бик иртә, кеше йөри башлаганчы - таң атар-атмаста, яки бик соң - кояш баеп, кеше аягы басылгач кына киләсең. Тик су алырга барганда да, кайтканда да, бер авыз сүз сөйләшергә ярамый, башкалар эндәшкәндә дә җавап бирмәскә кирәк. Юкса, бернинди файдасы да булмаячак.
Суы белән юынып кына файдасы тимәсә, тагын бер ырымы бар: чишмә янына алып килеп, кара әтәч чалырга кирәк. Әтәчнең башын чишмә тирәсенә күмәсең, итен өеңә алып кайтып, аш пешереп ашыйсың. Менә шул рәвешле әтәч каны һәм башы белән чишмә Иясенә корбан бирәсең дә, үзеңнең теләгәннәреңне сорап, суын аласың. Элгәре заманнарда бик ераклардан килеп, шул чишмә янында ук казан асып, шунда ук ризык әзерләүчеләр дә була иде, диләр өлкәннәр. Сүз уңаеннан, авылда нәкъ шушы ырым белән куллары бозылудан котылучы бар икәнен дә әйтеп китәргә кирәктер. Берничә ел интегеп, бик күп врачларда дәваланып та шифа тапмагач, укытучы Нуриева Вәсилә апа шулай гына терелде. Аңа бу ысулны алда телгә алынган Смирнова Ольга әби киңәш итә.
Мәҗүсилек белән азмы-күпме танышлыгы булган кешеләр бу ырым-йолаларның нәкъ менә мәҗүсилеккә барып тоташуларын тиз аңлар. Әллә Мәлкән авылы утырганчы ук, монда мүҗүсилек көчле булган башка халыклар яшәгәнме һәм бу йолалар шулардан күчкәнме? Керәшеннәр тормышының күп якларында, ырым-йолаларында мәҗүсилек билгеләре әле дә бик көчле саклана бит. Элек авылыбыздан ерак түгел генә Каракүл исемле бик матур бер мари авылы булуы да шулай уйларга җирлек бирә. Җитмәсә, авылыбызның исеме дә фин-угор телләрендә булган "мәлкен" (калкулык) дигәнне аңлаткан сүздән алынган булуын Алабуга дәүләт педагогика университеты профессоры Л.Ш.Арсланов үз хезмәтләрендә язып та чыкты.


Вәгъдә үтәлерме?

Тагын шунысын да әйтергә кирәк: авылдагы барлык чишмә-коеларның суы да лаборатор тикшерү узды. Шулар арасында Изге чишмәнең суы иң сыйфатлысы дип табылды. Тик шулай да әлеге чишмә суына тулы химик анализ ясату да кызыклы булыр иде, минемчә. Чишмә суларының файдасы, дәвалау көче турыдан-туры алардагы минераллар һәм химик элементларга барып тоташканын хәзер һәркем белә инде. Изге чишмәнең суына җентекле химик анализ ясау аның нинди файдалы үзлекләргә ия булуын гына күрсәтеп калмыйча, нинди авыруларга дәва була алуын да ачыкларга ярдәм итәчәк. Тик шулай да бар күренешне фәнгә генә нигезләп аңлату да җитми, күрәсең. Юкса гасырлар аша кичеп, безгә килеп җиткән халык ышануларын, йолаларын кая куясың?!
Чишмәнең бүгенге хәле турында алда әйтелде инде. Чишмә ярыйсы гына төс алды. Шулай да аны тагын да матурлау, төзекләндерү кирәк. Әлеге мәсьәлә Яңа Мәлкән җирле үзидарәсе каршында узган утырышта берничә тапкыр күтәрелде, район хакимиятендә дә бу хакта яхшы беләләр. Сөйләшү-киңәшүләрнең соңгы нәтиҗә-се буенча, Изге чишмәбезне төзекләндерү быелгы җәйгә каралган. Тик бу вәгъдәләр үтәлерме, анысын вакыт күр-сәтер.
Тарихы борынгы чорларга барып тоташкан, нигезендә халык ышанулары яткан Изге чишмәбезнең гомере озын булыр, суы бик күпләргә тән тазалыгы һәм күңел тынычлыгы бирер дип ышанабыз, авылыбызда шундый чишмә булуы белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә