Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Иренгә чыккан герпестан тиз генә котылу ысуллары

1.Гади аш тозы кулланыгыз. Герпеска көн дәвамында 3-4 тапкыр берничә бөртек вак тоз куегыз һәм ул дарулар кулланганга караганда тизрәк бетәр.

2. Һәр сәгать саен телгә бер чеметем тоз салып, әкрен генә суырып йөрсәгез дә файдасын күрерсез.
3. Герпес белән түбәндәге мазь да нәтиҗәле көрәшә:
Ике аш кашыгы йогыртка вакланган ике тырнак сарымсак, бер чәй кашыгы теләсә нинди кофе, шул кадәр үк бал һәм бодай оны өстәргә. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатырга һәм иреннең герпес белән бозылган урыннарына сөртергә. Мазь кибеп, төшкәннән соң, яңадан сөртергә. Өч көннән герпесның эзе дә калмас.
4. Әгәр дә мазь ясап, мәшәкатьләнәсегез килмәсә, ирендәге авыру урынны киселгән сарымсак тырнагы белән ышкысагыз да ярый. Аннары, бер үк күләмдә кушылган бал белән алма серкәсе катнашмасын сөртеп куегыз.

Чыганак

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев