Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

«Йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакыра»

Баланның файдасы турында.

Халыкта балан белән бәйле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан хәтта ярдәм дә сорыйлар. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә, диләр.

Балан исеме латинча “үрү” сүзеннән килеп чыккан. Күрәсең, бабаларыбызның балан ботакларыннан кәрзиннәр үрүе дә шуңа барып тоташадыр. Ә яшь кызлар өчен балан мәхәббәт һәм бәхет җимеше санала. Кайбер халыкта аны “туй” куагы дип тә йөртәләр. Мәсәлән, элек туй алдыннан кәләш кияү егетенә балан җимешләре, яфраклары сурәте чигелгән тастымал бүләк итә торган булган. Аерым авылларда кәләшнең туй күлмәген, туй табынын балан белән бизәү гадәте бүгенгәчә югалмаган. Яшь пар алдына куелган ризыкларны ал тасма бәйләнгән балан тәлгәше белән бизәгәннәр. Балан яшьләргә матур, бәхетле тормыш китерсен дип эшләнә бу йола.

Киңәшләр

Ачысын ничек бетерергә?

Баланның ачысын бетерү өчен бер тәүлек туңдыргычта яисә 125 градус кызулыктагы мичтә 40-45 минут тотып алырга кирәк.

Ничек ясарга?

Торт

Иң элек камыр изегез. Шул камырдан 4-5 мм калынлыкта  25-30 см диаметрлы өч зур коймак җәегез. Берничә җирдән тишкәләп, 20-25 минут мичтә пешерегез, кырларын тигезләп кисегез.

Шуннан соң иң аскы коймакка тигезләп балан катнашмасы ягыгыз. Шул рәвешле, катламлап, калган ике коймакны да бер-берсенә каплагыз. Кырларына крем сылап, май белән уылган камыр валчыгы сибегез. Торт өстен җиләк-җимеш, балан белән бизәгез.

Камыр өчен:
550 г он, 225 г су, 20 г тоз, 0,06 г лимон кислотасы, 200 г маргарин кирәк. Крем өчен: 150 г томалап пешерелгән балан, 150 г башка җиләк-җимеш, 240 г маргарин
кирәк. Баллы балан ясау өчен сыек яисә җылытып эретелгән балга балан тәлгәшләрен манчып алыгыз һәм киптерегез.

Желе

Чистартып юылган баланны кабыгы йомшарганчы пешереп алыгыз. Аннары ул суын түгеп, 2 стакан яңа җылы су салыгыз да тәмам йомшарганчы пешерегез. Пешкән баланны иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып болгатыгыз. Катнашманы салмак утта кабат 50 минут кайнатып, стерилизацияләнгән банкага тутырыгыз. Шул рәвешле хәзерләнгән желены салкын урында саклагыз. Желе өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 2 стакан су кирәк.

Кесәл

Юылган баланны суга салып пешерегез дә иләк аша үткәрегез. Аннары шул боламыкка балан пешкән су салып, кайный башлаганчы утта тотыгыз. Салкын суга салып болгатылган крахмал өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. Элпә ясалмасын өчен, кайнар килеш, өстенә шикәр комы сибегез.

Кесәл өчен: 200 г баланга 80 г шикәр комы, 40 г крахмал, 0,5 л су кирәк.

Бәлеш

Йомырканы шикәр комы белән туглагыз да, каймак, чәй содасы өстәп болгатыгыз. Шуңа акрынлап кына ике стакан он сала-сала, төере беткәнче туглагыз. Камыр шактый сыек булыр.

Эчлек өчен алманы эре угычта уыгыз һәм юылган балан, шикәр комы кушып болгатыгыз. Шуннан соң майланган биек читле табага камырның яртысыннан күбрәген салыгыз. Өстенә тигез итеп эчлек, калган камырны салыгыз. Уртача кызулыктагы мичтә 30-40 минут пешерегез. Мондый бәлеш кайнар килеш тәмлерәк була. Камыр өчен: 5 йомырка, 200 г каймак, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, пычак очы белән чәй содасы, ә эчлек өчен ике зур баллы алма, 100 г балан, ярты стакан шикәр комы кирәк.

Соус

Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.

Соус өчен: 0,5 л балан согы, 60 г шикәр комы, 0,5 л су, 20 г крахмал кирәк.

Как

Юылган баланны сөзгечкә салып, кайнап торган суда 3 минут пешекләп алыгыз да суын түгегез. Шул баланга бер стакан яңа су салып, йомшарганчы пешерегез. Пешекләнгән баланны  иләк аша үткәргәч, шикәр комы кушып, салмак утта куерганчы тотыгыз. Барлыкка килгән катнашманы агач тактага җәеп, җылы мичтә киптерегез.

Как өчен: 1 кг баланга 800 г шикәр комы, 1 стакан су кирәк.

Кайчан җыярга?

Баланны иртә көздә сентябрь-октябрьдә дә, көннәр суытып, җимешләре туңгач та җыялар. Туңган җимешнең әчесе кими. Шуңа күрә иртә көздә җыелган баланны 3-4 ай салкын урыңда тотарга киңәш итәләр.

Ничек дәваланырга?

Бабаларыбыз баланны ризык буларак кына түгел, дару буларак та кулланганнар. Балан кайрысын хәтта чит илләргә дә чыгарып сатканнар.

Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив матдәләр, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.

Балан кайрысын апрель-май айларында җыеп киптерәләр. Фәнни медицина аны бала тапканнан соң кан агуны туктату өчен, гинекологик авырулар вакытында аналыктан кан киткәндә, күрем кыенлашкан чорда, геморройны дәвалаганда кулланырга тәкъдим итә.
Көзән җыеруны туктатучы препаратларны балан кайрысыннан ясыйлар. Кайры төнәтмәсе әзерләү өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган кайрыга 200 мл су салып, 30 минут кайнаталар. Сөзеп, кимегән кадәр су өстиләр һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1әр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмә аналыктан, борыннан кан киткәндә, казналыклар ялкынсынганда файдалы.

Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек куу өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә. Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва.

Балан чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1-2 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә. Балан төнәтмәсе ашказаны согы әчелеге түбән булганда гастриттан файдалы. 1-2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә. Сөзеп, көн дәвамында эчәргә.

Салкын тиеп баш авыртканда, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе тәкъдим итәләр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8-10 минут кайнатырга. Сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә. Төнәтмәне көненә 3-4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк. Баланнан әзерләнгән тәм-томнар сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта. Балан — сә­ла­мәт­ле­ге­без­не саклау һәм тук­лану өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән бер хәзинә. Ләкин табигать хә­зинәләренең күбесе я бөтенләй файдаланылмый, яисә файдаланылса да, аларны әзерләүнең халыкка билгеле ысуллары инде онытылып бара.

Ватаным Татарстан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев