Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Йомырка пешкән суны түкмәгез!

Аның файдалы яклары бик күп.

Хуҗабикәләр йомырка пешкән суны түккәндә аның файдалы яклары турында уйлап та карамый. Ә аның кабыгында бик күп файдалы минераллар (фосфор, калий, күкерт, азот, тимер, магний һ.б.) бар. Әмма аларның иң мөһиме — кальций карбонаты, ул продуктның гомум составының 90 процентын тәшкил итә.

Йомырка пешкән вакытта файдалы матдәләрнең бер өлеше суга чыга. Кальций белән баетылган су гөлләрне, үсемлекләрне тукландыру өчен суперашлама булып тора.

Йомырка пешкән суны гөлләргә 3-4 атнага бер тапкыр сибәргә мөмкин. Тик камелия, азалия, гортензия, фиалка һәм пеларгония кебек гөлләргә мондый су сибәргә ярамый.

«Йомырка суы» белән тукландырган помидор, салат, баклажан, кабак һәм башка яшелчәләр күп уңыш бирәчәк. Кальций ашламасын шулай ук алма, чия, карлыган һәм кура җиләге дә ярата.

Ә менә кыяр, бакча җиләге, фасоль, кәбестә һәм шпинат кебек үсемлекләр, киресенчә, кальцийга бай туфракны начар кичерә. Минераль тозларның артык күп булуы авырулар килеп чыгуга, хәтта үсемлекләрнең һәлак булуына китерә.

 

Балтач таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев