Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яшелчәләр, чәчәкләр утырту өчен ай календаре

Баллы борычның вегетация чоры бик озын — 110-140 көн.

Шуңа күрә баллы борыч вакытында уңыш бирсен өчен, аның рассадасын гыйнвар-февральдә утыртырга кирәк.
Борычка 12 сәгать якты булу һәм 25 градус җылылык таләп ителә.
Баклажан җылы ярата. Аның рассадасын да гыйнварда утыртырга кирәк. Аңа суны дөрес сибәргә, яктылык булдырырга һәм 23-25 градус җылы тәэмин ителергә тиеш.
Помидорның соң өлгерә торган сортларын елның беренче аенда - гыйнварда ук утырталар.
Шулай ук кайсыбер чәчәкләрне дә гыйнварда ук утырту кирәк. Бу очракта алар җәй башына матур итеп чәчәк ата башлый. Бу — бегония, петуния, эустомау, төрек канәфере. 

 Еш кына бакчачылар ай фазасына да таянып эш итәләр. Мәсәлән, үсә барган айда орлыкларда һәм тамырларда су җыела, ә кимегәндә тамырлар яхшырак үсә.
2023 елда бакчачыларга иң отышлы көннәр:
 февраль -   17-18, 22-26, 28 (бу ай, мөгаен, иң уңайлы айдыр);
март - 8-10, 12, 14
 апрель - 1, 2, 7, 8, 16 
май - 7, 8, 11, 12, 15, 26 

 

Яшел үзән

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев