Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Яран гөле матур да, дәвалый да

Тәрәзә төбендә яран гөле сүтерүчеләр күп, ә ул нәрсәләрдән файдалы соң?

Салкын тисә, 2 аш кашыгы яран гөле яфрагын 1 литр суда кайнатырга. Яран яфрагы төнәтмәсе белән көнгә ике мәртәбә ттамак төбен чайкатырга.

* * *

Колак авыртканда яран яфрагын кулда бераз йомшартырга һәм колак тишегенә куярга. 10 минуттан соң алырга.

* * *

Кан басымы уйнап интектергәндә, яран гөленең бер яфрагын кулның беләзек турысына – пульс тибеше сизелеп торган төшенә бинт белән бәйләп куярга кирәк.

* * *

Буыннар сызлаганда да, авырткан урынга, төнгә яран яфракларыннан компресс куеп яту файдалы.

* * *

Теш сызлаганда яран яфрагын бераз йомшартып, казнаны да ябарлык итеп, шул тешкә куеп торырга.

Халык медиицинасының бу дәвалау чараларын кулланганчы, башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Монысы, беренчедән; ә икенчедән, яран гөле үстермисез икән, утыртыгыз. Яран гөле яхшы үссен өчен, аңа атнага бер мәртәбә глюкоза кушылган су  (1 литрга 1 миллиграмм глюкоза) сибегез. Айга ике мәртәбә  аспиринлы су сибәргә дә ярый. Анысы өчен бер литр суга 5 грамм аспирин салып, кимендә бер тәүлек тотарга. Бары шуннн соң гына гөлгә сибәргә була.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев