Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гортензия җәй буе чәчәк атсын, дисәң...

Моның өчен аны бары тик дөрес тукландырырга кирәк

Соңгы елларда бакчачылар гортензиянең нинди төрләрен генә үстерми?! Бу күпъеллык куак җәй буена шау чәчәктә утырсын өчен аны дөрес итеп тукландырырга кирәк. Әлбәттә, эш яздан ук башлана.
Март аенда гортензия тирәсенә 25-30 грамм азофоска гранулы сибеп чыгыгыз. Кар өстенә сипсәгез дә була.
Яфраклар чыккач, әмма чәчәкләре күренгәнче тагын бер тукландырыгыз. Биш литр суга 1 миллиграмм эпин һәм 10 грамм мочевина кушып бутагыз һәм шуны иртән яки кичне куакка сиптерегез.
Чәчәккә йомарланган вакытта өченче тапкыр тукландырырга кирәк. Биш литр суда 3 грамм күкертле калий (сернокислый калий), 5 грамм сульфат магний, 8 грамм күкертле аммоний (сернокислый аммоний) кушып бутагыз һәм гортензиягә сиптерегез. Берничә атнадан соң куакка алсу төстәге сыек марганцовка эремәсе сибегез.
Чәчәк атканда 10 литр суга 30 грамм суперфосфат, 20 грамм аммиак селитрасы һәм 30 грамм күкертле калий кушып бутаган сыекчаны сибегез. Август уртасыннан мондый ашлама кертергә ярамый.
Соңгы тукландыруны вегетация тәмамланганнан соң үткәрәбез. 10 литр суга 20 грамм күкертле калий һәм суперфосфат яки 25-30 грамм фосфат монокалий кушабыз һәм куакка сибәбез, аннары төбенә туфрак өябез.
 

Чыганак

Фото:https://unsplash.com/photos/CCy2UFLO1Mg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев