Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Гороскоп

Кучкар. Февральдә яңа эшкә тотынырга яки берәр яңа әйберне сынап карарга туры килмәгәе (курыкмагыз: кулыгыздан киләчәк болар). Гомумән алганда, Кучкарларга ел дәвамында үзләренең җылы урыннарын саклау өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Акча мәсьәләсендә - уңышлы ел. Сәламәтлеккә килгәндә, баш авырту, ара-тирә кан басымы бераз "уйнаштырып алу"дан башка чирләр борчымаячак....

Кучкар. Февральдә яңа эшкә тотынырга яки берәр яңа әйберне сынап карарга туры килмәгәе (курыкмагыз: кулыгыздан киләчәк болар). Гомумән алганда, Кучкарларга ел дәвамында үзләренең җылы урыннарын саклау өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Акча мәсьәләсендә - уңышлы ел. Сәламәтлеккә килгәндә, баш авырту, ара-тирә кан басымы бераз "уйнаштырып алу"дан башка чирләр борчымаячак. Шулай да мартның икенче яртысында сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлекләреннән баш тартмагыз. Йолдызлар июнь аенда бавырга начар йогынты ясардай аш-су мәсьәләсендә чама хисен югатмаска куша.

Үгезбозау. Февраль аенда үз максатыгызга ирешү өчен бик зур хисси киеренкелек кичерергә туры киләчәк. Апрель аенда сак булыгыз: мәкерле эшләргә тартып кертүләре бар. Майда кыйммәтле әйберләр сатып алмау хәерлерәк. Июньдә керемегез гадәттәгедән күбрәк булачак. Гомумән, бу ел бик акчалы булыр. Январь аеның тешләрне дәвалау яки куйдырту өчен уңайлы булмавын белеп торыгыз.

Игезәкләр. Февраль ае - сезнең ай! Бу чорда килеп туган галәмәт күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кирәк. Эшкә осталыгыгыз гына түгел, абруегыз да бик нык артачак. Август - яңа машина сатып алу өчен үтә кулай ай. Сентябрь-октябрь айларында исә арыганлык үзен сиздерә башлаячак. Сүлпәнлек озакка бармас: инде оябрь аенда ук үзегездә чамасыз көч сизәчәксез. Гомумән, сәламәтлек ягыннан шәп ел. Шулай да март һәм ноябрь урталарында юк-бар гына җәрәхәтләнү имгәнү ихтималы барлыгын белеп тору зыян итмәс.

Кысла. Яхшы мәгънәсендә үҗәт, эшлекле, үз максатларын төгәл белүче Кыслалар өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр ачылачак. Тик беренче яртыеллыкта эш белән шәхси тормыш арасында кытыршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Эшкә чамадан тыш чумган, дип якыннарыгыз үзегезгә үпкә хисләре белдерергә мөмкин. Яки, киресенчә, хисләрегезнең эшегезгә комачаулавы бар. Март - иҗат кешеләре өчен бик уңайлы ай. Шулай да кайберәүләргә ихтыяҗларын киметеп, билбауларын кысыбрак бәйләп куярга кирәк булачак. Бурычларны түләп бетерергә, ялыктыргыч авыр эшләргә керешергә вакыт. Иң әйбәт һәм уңышлы чор - январь һәм сентябрь.

Арыслан. Уңыш дигәнебез кулларыгызга үзеннән-үзе ыргылып керәчәк. Бигрәк тә беренче яртыеллыкта. Ничәмә-ничә еллар буе үзегезне борчып килгән проблемалар юкка чыгачак, үтә дә буталчык эшләрегез җайга салыначак. Тик март аенда акча ягы гына үзен сиздерәчәк. Тормышыгызны үзгәртүдән тамчы да курыкмаска кирәк. Июнь аенда гаиләгездә бик зур шатлык көтегез. Июнь ае йөрәк авыруларыннан дәвалану өчен бик җайлы булачак. Августта иммунитетны ныгытып калырга кирәк. Ел ахыры кызык та, кызганыч та вакыйгаларга бай булачак.

Кыз. Йолдызлар ел башыннан ук тормышыгызда көтелмәгән борылышлар,сюрпризлар, яңа мөмкинлекләр вәгъдәитә. Тик, кызганыч, Ат елы Кызларның булдыклылыгын бераз какшатачак, шуңа күрә шәп кенә мөмкинлекләр үзегезне урап узачак. Аның каравы, елның икенче яртысында тынычлык хөкем сөрәчәк: үз көчегезгә ышаныч артачак, матди хәлегез тотрыклыланачак. Тик барыбер ел тулаем алганда киеренкерәк булачак. Сәламәтлеккә килгәндә, җитди проблемалар булмаячак. Апрель - диета тоту өчен бик шәп ай.

Үлчәү. Тормышыгызда җитди адымнар һәм үзгәрешләр планлаштырмагыз: алдыгызга галәмәт зур бурычлар куймаганда гына уңышка ирешәчәксез. Февраль аенда иҗат кешеләре бик зур үрләргә ирешәчәк. Март аенда күптәнге танышбелешләрегез белән мөнәсәбәтләр өзелергә мөмкин. Майда финанс хәлегез сөендерәчәк: хезмәт хакыгыз артачак. Июньдә үзегез дә сизмәстән хезмәттәшләрегездән бер башка өстен торуыгызны күрсәтәчәксез.Тулаем алганда ел үзегезгә кирәкле нәрсәләрне сатып алу өчен әйбәт. Моңарчы беркайчан да булмаган җирләргә барып чыгарга, ниндидер яңа күнекмәләргә өйрәнергә, кызык әйберләр күрергә һәм ишетергә насыйп булачак.

Чаян. Хезмәттәшләрегезне артка калдыру өчен бик уңайлы мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Бигрәк тә елның беренче яртысында шулай булачак. Шул ук вакытта аралашу осталыгыгыз артып, телегез телгә йокмый башлаячак. Бу исә кирәкле кешеләр белән элемтәләр урнаштыруга китерәчәк. Йолдызлар тәнкыйть укларын дошманнарыгыз ягына гына төбәргә куша. Ə менә якыннарыгызга карата бик сабыр булырга кирәк.

Укчы. Б у е л с езне я ңа т әэсирләр, яңа идеяләр белән сөендерәчәк. Елның беренче яртысында калейдоскоптагы кебек берсен-берсе алыштырып торган вакыйгалардан туеп та китәргә мөмкинсез хәтта. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүегез нәтиҗәсендә ярдәм итәргә берсүзсез әзер торган танышларыгыз күбәячәк. Шул ук вакытта каты куллы икәнлегегезне, ихтыяр көчегезне күрсәтеп, бик кирәкле җиңүгә дә ирешәчәксез әле. Елның икенче яртысында көчкуәтегез, иҗат рухыгыз тагын да артачак. Әмма бу чор күз ачып йомганчы уңыш яулау өчен түгел, бәлки ашыкмыйча, ышанычлы төстә алга бару өчен кулай.

Кәҗәмөгез. Ат елы сезнең өчен уңышлы. Йолдызлар елның беренче яртысында тормышыгызның теләсә кайсы өлкәсендә тоткан юнәлешне кискен төстә үзгәртмәскә куша: сезгә иске ысуллар бик зур уңыш китерәчәк. Ə менә икенче яртысы беренчесенә капма-каршы булачак: иҗади мөмкинлекләрегез нык үсәчәк. Бу вакытта нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә алга таба зур ыргылыш ясаячаксыз. Төгәлрәк әйткәндә, майда хезмәт хакыгыз күтәреләчәк, сентябрьдә еракка сәфәрегез үтә уңышлы килеп чыгачак.

Сукояр. Əлләни зур үзгәрешләр көтелми. Йолдызлар күпләргә тотрыксызлык, тетрәнүләр вәгъдә иткән бер мәлдә начар түгел бу. Гомумән, сезнең өчен тыныч ел. Январь аенда җаваплылыкны башкаларга өеп калдырудан сакланыгыз. Гайбәтчеләрдән, көнчеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз. Февраль аенда бер кыйммәтле әйберне әйбәт кенә ташламалы бәядән алып куанырсыз, шулай ук эш урыныгызда килеп туган хәлләргә сөенерсез. Сәламәтлек мәсьәләсендә дә начар берни юк. Апрельдә тешләрегезне каратырга туры килер килүен...

Балык. Ел әйләнәсендә тирәгездәгеләр югалып калган бер мәлдә кыю адымнар ясап, үзегезнең өстенлегегезне күрсәтә алачаксыз. Үз дигәнегездә нык тору, уртак тел таба белү кебек сыйфатларыгыз, оештыру сәләтегез күзгә күренеп артачак. Шулай да март аенда коткыга бирешеп абруегызны төшерә күрмәгез. Март һәм апрельдә матди хәлегезне яхшырту юллары барлыкка киләчәк. Сәламәтлегегез исә, юкбар баш авыртуларын санамаганда, ел дәвамында тел-теш тидергесез булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев